12 август көнне Курсабаш авыл китапханәсендә балалар өчен «Зарарлы һәм куркыныч гадәтләр»дигән чара үткәрелде. Презентация вакытында китапханәче балалар белән сәламәтлекнең нәрсә булуы, ни өчен сәламәт булырга кирәклеге, ни өчен үзеңне карау кагыйдәләрен үтәү, зарарлы һәм куркыныч гадәтләрнең нәрсә булуы турында сөйләште. Тәмәке тарту, алкоголизм һәм наркомания проблемаларына аерым игътибар бирелде, чөнки актив чаралар күрелүгә карамастан, бу проблема яшь буын арасында киң таралган. Чара азагында балалар, һичшиксез, үз сәламәтлегеңне сакларга, актив тормыш рәвеше алып барырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар, чөнки кеше — үз сәламәтлеген булдыручы!
Юлбат авыл китапханәсе гаилә елны уңаеннан, әдәби ишегалды "Шигырь укый йөрәгем дә..." дип исемләнгән чара үткәрде.
" Шигырь шигырь инде ул,йөрәкләрдән өзелеп төшеп,җанда дөрли инде ул"- дип язган күпме шагыйрьләребез..Чыннан да гаиләдә булган мәхәббәт, гаилә тормышының яшәеше шигырь юлларында бик матур тасвирлана.Шушы матурлыкны бүгенге чарада катнашкан өлкән буын апаларыбыз( Р.Хөсәинованың " Табылдык" пьессасында уйнаган) тормыш яшәешенә булган соклануларын,яшьлек хәтирәләрен,үткәндәге матур мизгелләрен шигырь юллары аша,үзләрендә булган сагыну катыш хәтирәләрен яңарттылар.Бу матур җәйге очрашу күңелләрдә озак сакланыр.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе, мәчетнең имам-хатыйбы Габрахман хәзрәтнең оныклары һәрчак көтеп алынган кунак. Хәзрәтнең оныгы Илдус абый балаларын, оныкларын авыл, мәдрәсә тарихы белән таныштыру максатыннан алып килгән иде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Илдус абый музейга Габдрахман хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсен, Кәмәрия абыстайның сакланып калган әйберләрен, фотографияләрен бүләк итеп тапшырды, хәтерләрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Кукмарадан кунаклар кабул итте. Алар өчен музей буйлап экскурсия оештырылды, кунаклар «Саба урманчылыгының хайваннар дөньясы» бүлеге экспонатларына аерым игътибар бирделәр.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Иштуган авылыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, урман тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүмат тупладылар.
9 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар төркеме өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристлык маршруты буенча экскурсия үткәрделәр. Аны Ике Басу Арташ мәдәният йорты һәм китапханә һәм Өч Нарат мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
9 августта Лесхоз һәм Явлаштау мәдәният йортлары хезмәткәрләре Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар төркеме өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия үткәрделәр.
9 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, балалар өчен «Китап сөючеләр иленә сәяхәт» интеллектуаль уены үткәрделәр.
Уен балаларга гаҗәеп тылсым һәм әкият дөньясына чумарга, рус халык әкиятләрен, аларның сюжетын һәм геройларын искә төшерергә, шулай ук бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә мөмкинлек бирде. Аларга кызыклы сорауларга җавап бирү һәм мавыктыргыч биремнәр башкару бик ошады, анда алар гади һәм аңлаешлы формада әкият геройларын һәм балалар язучыларын искә алдылар.
Очрашу азагында балалар китап уку һәр бала өчен бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар һәм көненә кимендә биш бит укырга вәгъдә иттеләр.
Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә-ил терәге” район гаилә бәйгесенең җирлек этабы үтте. Бәйрәмдә Шакировлар, Хидиятуллиннар, Фәләхетдиновлар, Мәүлетовлар гаиләләре катнашты. Чара авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавы белән башланып китте. Бәйрәм 4 турдан торды. 1 тур гаиләләр белән таныштырды. Икенче турда әтиләр бәби төрү, ә әниләр токмач кисү осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба гаиләләр интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр. 4 турда тамашачылар игътибарына иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Әти-әниләр дә, балалар да бик актив булдылар. Чара катнашучы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән тәмамланды. Бик җылы гаилә бәйрәме килеп чыкты. Һәркем яхшы кәеф белән таралышты.