Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.
26 июнь көнне Саба районында "Без тарихта эзлебез " иҗади- эзләнү конференциясенең "Ут эчендә татар кызлары" юнәлеше буенча Идрисова Кадрия Рәесовна катнашында зур чара уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы, Татарстан язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге конференциядә Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан да эшләр кабул ителде һәм 14 чыгыш тыңланды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәшне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Наркомания: белергә, абынмаска!» дип исемләнгән әңгәмә корылды. Музей хезмәткәрләре балаларга наркотикның кешегә нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр? Наркотиклар – акыл югалту халәте, ияләшү һәм бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр. Наркоманнар арасында 30 яшькә җитү сирәк күренеш. Организм наркотик матдәләргә никадәр иртәрәк ияләшсә, шулкадәр һәлакәтле йогынты ясаячак. Табиблар фикеренчә, дөньяда наркоманиянең таралуы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үткәндәге чума яки холера эпидемиясенә караганда да куркынычрак.
22 июнь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Явлаштау урта мәктәбе укучылары белән бергә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугышның беренче көне» дигән хәтер сәгате үткәрделәр.
Катнашучылар сугыштан кайтмаганнарны искә алу өчен обелиск янына җыелдылар. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдылар. Аларны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Без Ватанны саклаучылар алдында баш иябез. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Лесхоз урта мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерына йөрүче укучылар өчен “Батырлык сәгате” үткәрелде. Музей хезмәткәре укучыларга махсус хәрби операциянең мөхим булуын азсызыклады. Балаларга патриотизм сүзенең күп кырлы мәгънәсен ачуда ярдәм итте. Алар игътибар белән тыңлап, тынычлыкның никадәр кыйммәт булуын, туган илне һәм якыннарны саклау - бүгенге көндә иң мөхим бурыч икәнен аңлап, узләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
«Авыл яши» проекты кысаларында, 18 июнь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе «Дуслык» клуб берләшмәсе хатын-кызлары өчен «Бер очрашу үзе бер гомер» дигән очрашу кичәсе үткәрде. Очрашуга Садыкова Винера Рибус кызы чакырылган иде. Ул 39 ел Шәмәрдәннең беренче номерлы “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Хәзергесе вакытта ул лаеклы ялда. Эшләгән эшенең нәтиҗәсе буларак аңа “Атказанган мәдәният хеәзмәткәре” дигән исем бирәләр. Чара барышында ул үзе белән булган кызык хәлләрне искә алды, бер кемгә дә күңелсезләнеп утырырга ара калдырмады. Җырлатты, чарага килгәннәрне төрле образларга кертеп уйнатты. Кыскасы үз эшенең остасы булган Винера Рибус кызы беркемне дә читтә калдырмады. Аңа безнең чарабызга килеп күңелләрне күтәреп киткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш-заманның актуаль темаларының берсе. Бу проблеманың актуальлеге бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелекнең алкогольгә караганда ешрак һәм тизрәк барлыкка килүе белән бәйле. Наркомания-наркотик матдәгә бәйлелек, аны кабул итү теләге белән характерлана торган каты чир. Халыкны агарту максатыннан Олы Нырты авыл китапханәсендә «Наркомания — юл юклыкка»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты-наркоманиянең яшьләр һәм яшүсмерләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә тискәре нәтиҗәләрен яктырту. Анда китаплар, наркомания, наркотиклар турында мәгълүмати материал, буклетлар һәм наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган белешмәләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә килүчеләрнең һәрберсе тәкъдим ителгән материал белән танышу нигезендә «наркотик» дигән куркыныч сүзнең үзендә нинди куркыныч яшерүен һәм аны куллануның нинди зарарлы нәтиҗәләргә китерүен аңлый алачак.
16 июньдә, күргәзмә белән танышканнан соң, китапханәче яшь буын арасында наркомания проблемасы, сәламәт яшәү рәвешенә тарту зарурлыгы турында фикер алышу оештырды. Бергәләп теләсә кайсы ситуациядән һәрвакыт уңай чыгу юлы бар дип карар кылдылар.
16 нчы июнь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучысы Фәтхуллин А.А. үзенең укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен традицион Сабантуй оештырды " Вместе мы едины и не победимы" дип аталган бәйрәм уку елының күңелле тәмамлануы булды. Программа бай һәм күңелле булды, төрле уеннар һәм конкурсларны үз эченә алды. Катнашучылар "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Аркан тартышу", "Туп белән эстафета" һәм "Капчыкта йөгерү" кебек уеннарда дәртләнеп ярыштылар. Ачык һавада барысын да тәмле ризыклар көтте: мангалда пешкән ит, пылау һәм самовар чәе. Бәйрәм атмосферасы һәм күңел ачулар позитив кәеф тудырды. Чара укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыны берләштерде, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытты.
Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» туган якны өйрәнү клубының чираттагы утырышы оештырылды. "Тарих йөзләрдә" тарихи сәгате үткәрелде. Утырыш барышында сугыш елларыннан соң Саба районының җитәкче вазыйфасы затларын искә алдылар. Шулай ук легендар очучы - герой Алексей Маресьев тарихы да күтәрелде.
Агач савыт-сабаларны бизәп ясаган сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшьләр тарафыннан да югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Агачка рәсем ясау матурлыкны тудырырга, аны күрә белергә өйрәтә, кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.