ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

12 августта Саба район китапханәсе ООО "КР Групп” компаниясенең 20 еллыгына багышланган чарада катнашты. Китапханәчеләр балалар һәм өлкәннәр өчен тәсбих һәм беләзекләр җыю буенча мастер-класс оештырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бүген, 11 нче август көнне, Апас районында Әдәби Сабантуе үтте. Әлеге чарада Татнетны үстерү фонды үткәргән марафоннарда катнашучылар, язучылар, журналистлар, укучылар, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.
Тантаналы ачылышта Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Бәйрәмне дәвам итеп, Әдәби Сабантуйның әләме күтәрелде.
Чара  Әдәби көрәш һәм милли уеннар белән дәвам итте. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Алисә Маликова Әдәби көрәштә уңышлы чыгыш ясады. Алисә шушы көннәрдә генә «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару» конкурсында җиңү яулаган иде.
Бөтендөнья китап укучыларын берләштергән Әдәби марафонда Саба районы быел да  сынатмады. Әдәби марафонда инде уналтынчы тапкыр беренче урын безнеке! Китап сөючеләребез зур горурлык белән районыбызга кубок һәм "Иң күп татарча китап укучы район" исемен алып кайттылар!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2023 ел
чәршәмбе

9 августта Саба район китапханәсе хезмәткәрләре "Җылылык бүләк итәм" Бөтенроссия урам акциясенә кушылдылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

8
август, 2023 ел
сишәмбе

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «БӘЛЛҮР» вокаль ансамблендә катнашучылар 17 июльдән 8 августка кадәр Кырым Республикасына «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең профильле иҗади сменасында булып кайтты. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2023 ел
җомга

4 август көнне “Җәйге китапханә”  проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында  Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Туган ягым – Байлар Сабасы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3 август көнне Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тууына 80  ел тулу уңаеннан Саба Район китапханәсендә “Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрелде, китапларыннан өзекләр, шигырьләре укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2023 ел
чәршәмбе

2 августта Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә” паркында "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен "Почемучковедение" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1 август көнне шагыйрь Роберт Миңнуллинның  тууына 75 ел тулу  уңаеннан, “Җәйге китапханә”  проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында  Саба район  балалар китапханәсе “Роберт Миңнуллин иҗатында балачак иле” дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы “Акварель” халык хореография коллективы Яшел Үзән шәһәрендә узган “Иван Купала” республика славян мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. «Иван Купала» - көнчыгыш славяннарның җәйге кояш торгынлыгына һәм табигатьнең шау чәчәк атуына багышланган халык бәйрәме. Бәйрәм гөмбәз йолаларын тергезә - веноклар үрү, күрәзәләр, учак аша сикерүләр. Шулай ук бәйрәмдә борынгы рус язуы, браслетлар үрү, веноклар ясау һәм саклаучы курчаклары ясау буенча мастер-класслар булган шәһәрчек тәкъдим ителде. «Акварель» коллективы төп сәхнәдә «Горский танец» биюе белән чыгыш ясады. Диплом белән бүләкләнделәр.


saby.tatarstan.ru

4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре террорчылыкка каршы көрәш программасы кысаларында “Террорчылык – ул рәхимсезлек” дип исемләгән темага лекция үткәрделәр. Лекция барышында балалар террорчылык сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Аның кайгы, күз яшьләре, матди зыян, җимереклек һәм кеше корбаннары китерүе турында белделәр. Террорчылыкның йөзе күп төрле булуы һәм аңа каршы тору ысуллары турында да балаларга мәгълүмат җиткерелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International