ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2025 ел
якшәмбе

18.05.2025 Йошкар-Ола шәһәрендә ел саен узучы "Браво, Артист!" Халыкара сәнгать конкурсы узды. "Хореография" номинациясендә барлыгы 109 коллектив катнашты. Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек"  хореография коллективы (жит. А. З. Мөбәрәкҗанова) "Халык-сәхнә биюе" номинациясендә "Сабантуй бүләге" номеры өчен 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

«Эх, кунелле кер юу» номеры өчен "Асылташ"  хореография коллективы шулай ук 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17 май - русофиллар халыкара хәрәкәте вице-президенты, Төньяк-Көнбатыш Африканың танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Сөләйман Анта Ндьяем (Сенегал) район китапханәсендә булды.
Кунакларга китапханә буенча экскурсия үткәрелде һәм китапханә эшчәнлеге белән таныштылар

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2025 ел
җомга

 

Халыкара гаилә көненә, 16 май көнне Шәмәрдән балалар китапханәсендә психолог белән очрашу оештырылды. Очрашуга нейропсихолог, педагог, логопед, дефектолог, психолог, балалар психологы, укытучы, Нейропедагог Галимова Нуршат Гиндулла кызы чакырылган иде. Ул сәләтле балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләде, "ALIF" балалар академиясенә, "ата-аналар академиясе" проектына, ALPHA SCHOOL шәхси мәктәбенә, "хатын-кызлык мәктәбе" проектына һәм "BRILLION FOUNDATION"белем бирү проектларының хәйрия фондына нигез салучы булып тора. Чарада «Хыял»клубы әгъзалары катнашты. Очрашуның темасы «баланы үстерү һәм тәрбияләү»иде. Әниләр психологка сораулар бирделәр, гаиләдә балалар тәрбияләү турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм беразга балачакка чумдылар. Шулай ук тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Өч сәгатьлек очрашу уңай шартларда узды, барлык катнашучыларда да күңелле тәэсирләр калдырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сабаның 4 нче  номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, шигырь, мәкальләр укыдылар. Үз чиратында балалар киләчәктә гаиләләрен нинди итеп күрергә теләүләре турында кыскача теләкләрен җиткерделәр. Чара “Гаилә - бәхет ачкычы” открыткасы ясау белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

15 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара гаилә көненә багышланган «Без - гаилә, без — бергә» дигән ял сәгате үткәрделәр.

Ял сәгатен «Гаилә - һәрберебез өчен иң мөһиме» дигән әңгәмәдән башладык. Гаилә ул - без яраткан, кайгырткан, үрнәк алучы, бәхет һәм яхшылык теләүче туганнарыбыз һәм якыннарыбыз. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту, хөрмәт һәм җаваплылыкка өйрәнәбез. Нәкъ менә гаиләдә без гореф-гадәтләр, җәмгыятьтә яшәү нормалары белән танышабыз. Әңгәмәдән соң саф һавада спорт уеннары оештырылды, анда балалар да, өлкәннәр дә зур кызыксыну һәм дәрт белән катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15 май көнне Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе Саба урта мәктәбе укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)
saby.tatarstan.ru

15 май көнне Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клуб берләшмәсе өчен якташ язучыбыз Мәгъсүм Хуҗин тууга 95 ел тулу уңаеннан “Тенекинең талантлы улы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Татар әдәбиятында тирән эз калдырган могтәбәр язучыбыз хикәяләр язу остасы иде.ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясенә каләмдәшләре арасыннан аның иң беренче лаек булуы – шуңа нигезле бер дәлил. Мәгъсүм ага туган җирен беркайчан да хәтереннән чыгармаган: Саба ягына, туган авылына еш кайтып, кадерле якташлары белән һәрдаим күрешеп, очрашып торган, язарына илһам алган. Ул Сабага нисбәтле тарихи-документаль китаплар язды, авыл кешеләренә дан җырлаган бихисап чәчмә әсәрләр иҗат итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена килүчеләр өчен район халкында террорчылыкка каршы аң формалаштыру максатыннан «Террорчылыкка-Юк!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чара яшь буынга мәгълүмат җиткерү һәм теракт вакытында гамәлләр тәртибе белән танышу өчен хезмәт итәчәк. Чара башында терактларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары музей хезмәткәрләре террорга каршы мәгълүмат бирделәр. Үсеп килүче буын игътибарына терактлар турында мәгълүмат, кисәтү чаралары һәм мондый очракларда гамәлләр планы чагылдырылган мәгълүмати рәсемнәр тәкъдим иттеләр. Ә чара азагында әлеге темага багышланган стена газетасы ясалды

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13
май, 2025 ел
сишәмбе

13 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәре Саба урта мәктәбе укучылары өчен “Салават күпере” һәм  “Сабантуй” журналларында кунакта”дип исемләнгән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Укучыларга “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының тышлыгы белән генә түгел, эчтәлеге белән дә кызыклы булуын күрсәтү өчен, китапханәче журнал битләре буйлап сәяхәт ясады, иң кызыклы рубрикаларга тукталды. Журнал битләре буйлап сәяхәт иткәндә, кызлар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында кызыклы фактлар белделәр, төрле илләр белән таныштылар, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Чара журналдагы кечкенә хикәяләр, шигырьләр уку белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2025 ел
якшәмбе

Гаилә - тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме, ул - якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алганнарыбыз, кайгыртканнарыбыз, игелек һәм бәхет теләгәннәребез. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. 

11 майда, Халыкара гаилә көне алдыннан Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белгечләре «Минем тату гаиләм» дигән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балалар тату, бәхетле гаилә нинди була турында сөйләштеләр.  Гаилә йорты төзеделэр: йортның нигезен йорт «сүзе белән ассоциацияләнгән сүзләрдән «салдылар», ә йортның стенасын гаилә мөнәсәбәтләрен белдерүче «кирпечтән» «салдылар». Мәхәббәт, гафу итү, сабырлык дигән төп сүзләр өй түбәсенә әверелде. «Йорт» ка туган кешеләрне урнаштырдылар. 

Балалар үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, шигырьләр, гыйбрәтле хикәяләр тыңладылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Алар гаиләнең бәхете аның һәр әгъзасынә бәйле. Гаилә - җәмгыять ячейкасы булуын ачыкладылар. Нәкъ менә шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International