29 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда Тимершык авылында туып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәп, иҗат итүче якташыбыз, рәссам Марат Наил улы Габтрахимовның 60 еллык юбилеена багышланган шәхси күргәзмә ачылды. Ачылышта Россия рәссамнәр берлеге идарәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, якташыбыз Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Марат Наил улының гаиләсе, хезмәттәшләре, укытучылары һәм сәнгать сөюче райондашларыбыз катнашты. Саба туган якны өйрәнү музеендагы әлеге күргәзмәне 12 майга кадәр күрергә мөмкин булачак.
Бию - төрле мәдәният һәм милләт кешеләрен берләштерүче универсаль тел. Халыкара бию көне - сәнгатьнең бу төренә игътибар юнәлтергә сәбәп. Ул барлык стильләргә һәм юнәлешләргә, балеттан алып хип-хопка кадәр багышланган. Бәйрәм 1982 г. елда ЮНЕСКО Халыкара бию советы инициативасы белән оештырыла. Датаны педагог һәм хореограф Петр Гусев тәкъдим итте. Ул очраклы гына сайланмаган - 29 апрель француз балетмейстеры, хореограф Жан-Жорж Новерр туган. Әлбәттә, бәйрәм төрле бию чаралары белән бәйле: актерлар спектакльлэр куя, шул исәптән урам, театрлары һәм мәктәпләр ачык ишеклэр көннәре үткәрә, кешелэр массакүләм бию флэшмоблары үткәрә... ә «Саба балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениясенең хореография бүлеге 29.04.2025 конне 17:30 сәгатьтә "Бөек бию сәнгате" дип исемләнгән бию кичәсе оештырды. Кичә сәхнәгә бию кую эшлэре конкурсы формасында узды, шуңа күрә хореография бүлекләрендә укучылар барысы да концерт номерлары әзерләделәр (укытучылары А.З. Мөбарәкҗанова һәм Г.М. Гарипова).
Шунысы игътибарга лаек: хореография бүлегенең 4-5 класс укучылары биюлэрне узлэре куйдылар. Алар үзләре мөстәкыйль рәвештә музыкаль материал сайлап алганнар, бию идеясен, сюжет, костюм, реквизитлар уйлап тапканнар. Биюлэрнен тематикасы төрле: халык, стилизацияләнгән, классик, заманча, балалар биюләре иде.
Биюләрне компетентлы жюри бәяләде, аның составына тәҗрибәле педагоглар - хореографлар керде. Чыгышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бу чара укучыларга иҗади яктан ачылырга һәм иҗади хыялны үстерергә, коллективта эшләргә, бер-береңә хөрмәт белән карарга өйрәтте.
Агымдагы елның 26 апрелендә Россиядә ундүртенче тапкыр Библиотөн агарту акциясе уза. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең сиксән еллыгына багышлана. Быелгы Библиотөннең төп темасы «Үз геройларың», ә аның девизы: «Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк".
Әлеге акциядә Олы Нырты китапханәсе һәм Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре аеруча актив катнашты.
Библиотөн-2025 ачылышының кереш сүзе белән китапханәче чыгыш ясады. Ул катнашучыларга Безнең Җиңүебезнең кыйммәтле бәясе һәм аның Бөек Ватан сугышында әһәмияте турында искә төшерде.
Аннары төрле яшьтәге укучылардан торган ике команда «Изге сугыш» уен-квестында катнашты. Квест легендасы: уенчылар кулына совет разведкасының шифрлы донесениесе эләккән, анда югалган мәгълүматны ачыкларга кирәк. Бүген аны эзләргә ике отряд китте.
Маршрутта аларны башваткычлар, катлаулы табышмаклар, хәрби полигонда сынаулар һәм башка күп сынаулар көтте. Төп бурыч - хатның югалган мәгълүматын торгызырга ярдәм итәчәк киңәшләр җыю. Эзләү отрядлары заданиене бик яхшы үтәделәр.
Киләсе Библиотөн-2025 мәйданчыгы Чәбья-Чурчи авыл клубы булды. Катнашучылар «Үз илебез геройлары турында мин дә, син дә белергә тиеш» викторинасында катнаштылар. Катнашучыларга сугыш турындагы китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар шулай ук яңа китаплар белән таныша алдылар. «Библиотөн-2025» агарту акциясе шундый нәтиҗәле, мавыктыргыч һәм җанлы узды.
Явлаштау авыл китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе узды. Быелгы тема - «Үз геройларың". Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган туган якны өйрәнү сәгате «Геройлар-безнең якташлар» китап – иллюстратив күргәзмәсе фонында узды. Чара танып- белү чарасы булды, чарада катнашучыларның барысы да үз геройлары өчен горурлык хисе кичерде, чөнки нәкъ менә шундый фидакарь кешеләр ярдәмендә Советлар Союзы Бөек Ватан сугышында җиңүгә иреште. Әңгәмә барышында балалар геройларның биографиясеннән һәм сугышчан казанышларыннан кызыклы фактлар белделәр. Безнең фронтовик якташларыбыз бик каты сугышларда катнаштылар, фашист илбасарларына каршы батырларча сугыштылар. Укучыларга үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышы геройлары турында «Алар җиңү белән кайттылар» китабында мәгълүмат эзләргә һәм аны акциядә катнашучылар белән уртаклашырга тәкъдим ителде. Чара азагында балалар тынычлык символлары – кәгазь күгәрченнәр ясадылар.
Акция кысаларындагы патриотик чаралар барлык катнашучыларга тарихка кагылырга, үз илебез өчен горурланырга һәм халкыбызның каһарманлыгы турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген тоярга мөмкинлек бирде.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай” паркында “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чара башында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы матур теләкләрен җиткерде, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бәйрәм Сабаның балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгышлары белән башланып китте. Китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүче китап укучыларыбыз, үзләре иҗат иткән шигырләрен сөйләде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы матур бәйрәм чарасы белән котлады, теләкләр белән уртаклашты. Чара “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды. Чараны оештыруда үз өлешләрен керткән Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре Илназ Мусин, Айнур Габдулхаков, Алмаз Батырхановларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, районыбызда Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәрләрдән торган “Утлы еллар кайтавазы” әдәби марафоны игьлан ителгән иде.Сугыш чоры елларына багышланган 1500 гә якын әдәби әсәр укылды, марафонда барлыгы 2852 китап укучы катнашты. Саба үзәге«Тукай» паркында җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы булды. Җиңүчеләр берничә номинация буенча билгеләнде. Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы матур теләкләрен җиткереп истәлек бүләкләрен тапшырды.
1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында коточкыч һәлакәт була. 39 ел вакыт узса да, бу көн кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткарып калучылар алдындагы бурычыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлеге вакыйга уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен «Чернобыль – безнең хәтердә» дип исемләнгән музей дәресе үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларга Чернобыль фаҗигасе турында сөйләү, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик тәрбия формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү булды.
22 апрель Саба район үзәк китапханәсендә, якташыбыз Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Гөлүсә Закирова катнашында “Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның” дип исемләнгән әдәби чара узды. Чараның беренче өлеше якташыбыз Люция Шәрәфиеваның,“Олы Кибәче авылының ХӘТЕР КИТАБЫ” турында булды. Якташыбыз китапның ничек язылуы, туплануы турында сөйләде. Китапка кергән истәлекләре белән уртаклашты. Олы Кибәче авылы китапханәчесе Гөлүсә Фатыйхова әлеге китапка улының кергән язмасы белән таныштырып, язучыга теләкләрен җиткерде. Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Нургаян кызы да китап турындагы фикерләре белән уртаклашты.Чараның икенче өлеше, Саба урта мәктәбе укучысы Булат Маулинның, язучы Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабындагы повестьтан өзек сөйләү белән башланып китте. Язучы белән китап турында әңгәмә корылып, китап укучылар уй-фикерләрен җиткерделәр. Әсәрдәге “Бабай”образының прототибы якташыбыз, Тимершык егете Илнар Алтынбаевның тормышы иптәше Гүзәл ханым да хис-кичерешләре белән уртаклашты.Чарада кунакларыбызның хезмәттәшләреннән килгән видеоязмалар да күрсәтелде. Эзмә авыл мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов, Саба урта мәктәбеның 11 сыйныф укучылары Әмирхан Заһидуллин (баянда), Булат Маулин җырлары яңгырады.Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улының, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рәкыйп кызының кунакларга истәлек бүләкләр тапшырып, теләкләре белән тәмамланды.
Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, “Яңа гасырга - Сәламәт буын” исемле сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Чарага авыл фельдшеры Кәримуллина Алия Рафаэль кызы кунак буларак килде.
Фельдшер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде. Чарабыз җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.
Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыклады.
«Авыл яши» проекты кысаларында, Шәмәрдән авыл китапханәсендә әниләр өчен «Әни эштә» дигән очрашу үткәрелде. Чарада яшь әниләр Шириева Эльмира Сәлим кызы һәм Һадиева Гөлия Рәсим кызы кунак булдылар. Эльмира Татарстан Республикасы магистраль газүткәргечләренең Шәмәрдән линияле җитештерү идарәсендә эшли. Шулай ук ул наклейкалар әзерләү, бүләкләр төрү белән шөгыльләнә һәм шул ук вакытта аның 2 баласы бар. Бүгенге көндә Гөлия декрет ялында, аның 3 баласы бар. Декрет вакытында ул сабын һәм сабыннан чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә, ясалма чәчәкләрдән композицияләр ясый. Кызлар кунакларны үзләренең мавыгулары белән таныштырдылар, тормыш киңәшләре белән уртаклаштылар. Очрашу бик күңелле узды.