Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре , урта яшьтәге авылдашлар өчен «Их яшь чаклар бар иде…» дигән исем астында күңел ачу кичәсе оештырдылар. Әлеге чараның максаты кешеләрне эштән сон ял иттерү , аларның буш вакытларын файдалы уздыру , үзара якынайту , яшь буынны тәрбияләү. Мәдәният- халыкның куңел көзгесе ул. Шуңа да эшчәнлегебездә , халык уеннарын , традицияләрне саклап калу максатыннан , шушы кичәгә жыелучылар белән « Йөзек салышлы» , « Наза» , « Гөлбану» уеннары уйналды. Кичәдә катнашучылар яшь вакытларын искә төшереп рәхәтләнеп ял иттеләр.
Венгрия Республикасы делегациясе белән очрашуда Шәмәрдән балчык уенчыгы остаханәсе күргәзмәсе.
Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы Татар мәдәни ресурс үзәге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган "Дәррәү "этномузыка лабораториясе" проектында катнашты. Балалар министрлыкта булып, тавыш яздыру студиясенә киттеләр, анда ике татар халык җырын башкардылар, халык уен коралларында уйнадылар. Коллектив чыгышларының аудио һәм видеоязмалары әзерләнде. Эшкәртүдән соң этник материал төрле милләтләрнең иң яхшы коллективлары - халык җырларын башкаручылары җыентыгына кертеләчәк.
7 декабрь көнне район мәдәният йортында " Һәр күңелнең үз кояшы! чара мөмкинлекләре чикле балалар һәм татар эстрадасы артистлары Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Илназ Миңнеханов, Рафис Кәлимуллин катнашында узды
Тимершык мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет һәм Олы Шыңар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 нче сыйныф укучыларын яшь музыкантлыкка кабул итү кичәсе үткәрелде.