Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен мастер-класс.
30 ноябрь көнне район мәдәният йортында район мәдәният йорты белгечләре куйган «Мәртен әртисләре» спектакленең чираттагы куелышы булды
Кырбаш авыл клубы, Мичәнбаш авыл клубы һәм Олыяз мәдәният йорты белән берлектә, "Мин сиңа барысы өчен дә рәхмәтле" дип исемләнгән чара оештырды. Иң якын, кадерле, яраткан Кырбаш әниләре өчен бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә барысы да үзләренең әниләрен һәм әбиләрен сөендерергә тырыштылар. Алар өчен конкурслар үткәрелде, җырлар һәм дәртле биюләр башкарылды, бу бәйрәмнең бөтен атмосферасы бик дулкынландыргыч булды.
Һәр кешегә иң якын бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне. Шул уңайдан 28 ноябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Әнием – кояшым минем” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М.котлавы белән башланып китте. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җырлары, шигырьләре яңгырады. “Дубая” халык уен кораллары ансамбле дә чыгыш ясады. Ә мәктәптә укучы балалары булган әниләр белән “Татарча сөйләшәбез” дип аталган интеллектуаль уен – тапшыру оештырылды. Уен 3 теманы берләштерде: “Туганнар”, “Җиләк – җимеш”, “Социаль челтәр”. Әниләр үзләренең балалары белән ике төркемдә уйнадылар. Һәр тема буенча катнашучылар 18, 16, 12 сүзне русчадан татарчага тәрҗемә итәргә тиешләр иде. Дөрес җаваплар өчен конфет яки җиләк – җимеш алдылар. Әниләр төркеме җиңү яулады. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Һәр елны Әниләр көненә багышланган чара “Кояш гомере телим” җыры белән тәмамлана иде. Быел да традиция буенча катнашучылар да, тамашачылар да бергәләп шул җырны җырладылар. Бәйрәм кичәсе җылы, файдалы, кызыклы булды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы укучыларының әниләр көненә багышланган концерты.
«Халкым чишмәсе» Республикакүләм татар милли иҗаты конкурсы нәтиҗәләре.
24 ноябрь көнне район мәдәният йортында район мәдәният йорты белгечләре куйган «Мәртен әртисләре» спектакленең премьерасы булды.
23 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Серле дөнья» ял клубына йөрүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Россия Федерациясендә «Десятилетие детства» елына багышланган «Әкияти серле дөнья» әкияте сәхнәләштерелде. Культорганизатор А.М.Вәлиева балаларны курчак театры тормышы белән таныштырды. Чара башында рус халык әкиятләре геройларын искә төшерделәр, уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, бик күп яңалыклар белделәр. Шулай ук «По дорогам сказки» исемле викторина да үткәрелде. Курчак дөньясының әкияти сәяхәтенә чумдылар. Шуннан соң культорганизатор балаларга әкият геройлары ролендә булырга тәкъдим итте. Бу чара балаларның күңелле кәефен тудырды.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Бездә бердәмлек!" дигән уен-викторина узды.