7 ноябрь көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Мичән авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәсе тарафыннан М.Шамхаловның «Кайнана» спектакль куелды. Тамашачылар артистларны бик зурлап алкышладылар һәм аларга рәхмәт белдерделәр.
4 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Народ един – непобедим» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырдылар. Чара башында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар. Очрашу барышында балалар Россия тарихы үрнәгендә бердәмлек көче турында аңладылар. Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын хәтерләренә сеңдереп калдылар. Шуңа күрә безнең илдә Халыклар бердәмлеге көне бар. Шулай ук чарада «Единством славится Россия» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Балаларның туган ил, дәүләт бәйрәмнәре һәм Россиянең күпмилләтле халкы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Үз эшләрендә балалар Ватанга һәм бәйрәмгә карата мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
Саба балалар сәнгать мәктәбе “Безнең дуслык чикләрсез” концертын тәкъдим итте.
2 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Угадай мелодию» дигән музыкаль күңел ачу программасы оештырды. Җырларга һәм күңел ачырга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләр чыганагы. Балаларның яшен һәм кызыксынуларын исәпкә алып, җырларның төрле категорияләре сайлап алынды: «Школьные годы чудесные» «Мультфильмы», «О друзьях», «О животных». Чарада катнашучылар күңелле итеп көйләрне таныдылар һәм яраткан җырларын башкардылар. Чара барышында барлык балалар да музыкаль әсәрләрнең яхшы белүләрен күрсәттеләр. Елмаюлар, күңел ачулар һәм яхшы кәеф балаларны бөтен уен дәвамында ташламадылар. Чара дустанә һәм уңай атмосферада узды.
"Мин - татар баласы" республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.
Кул эшләре-ул иҗат, ул фантазия очышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, җан һәм йөрәкнең бер өлеше салына. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре кул эшләре осталары белән «Оста кулда һөнәр бар» дип исемләнгән иҗади остаханә үткәрделәр. Катнашучылар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр һәм үз вакытында әниләрнең күп нәрсәгә өйрәтүләренә басым ясадылар. Шунысы куанычлы, осталар үз мавыгуларына тартылуларын югалтмыйлар, матур әйберләр иҗат итәләр. Кешеләр иҗат итә, димәк, алар тирә-юньдәгеләрне үзләренең энтузиазмнары һәм эшләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Осталар үз эшләнмәләрен күрсәттеләр, гади бәйләү элементларын бик теләп аңлаттылар һәм осталык хәйләләре белән уртаклаштылар. Кул эшләре осталарыннан өйрәнерлек нәрсәләр бар иде: берәүләрне бәйләү техникасы кызыксындырды, икенчеләре салфеткалар бәйләде, өченчеләре гади бәйләү элементларына өйрәнде. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Саубуллашканда барысы да яңа очрашуларга өмет белән киттеләр.
Иске Мичән мәдәният йортында укучылар өчен «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрелде. Теләсә кайсы яшьтә таныш булмаган сорауларга җавап биреп, «баш миен селкетү» бик файдалы. Шул рәвешле, кеше нинди өлкәне өйрәнергә кирәк икәнлеген аңлый. Бүгенге кунакларыбыз -Мичән мәктәбе укучылары, бу уенда бик теләп катнаштылар. Укучылар ике командага бүленде.Алар өчен кызыклы сораулар әзерләнгән иде, укучылар сорауларга җавап бирергә тиеш иделәр. Уен ахырында барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.