Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Хәтер дулкыннарында» дип исемләнгән кичә-концерт оештырылды. Бәйрәмгә кунак итеп Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшәүче өлкәннәр чакырылды. Кичәнең программасы кеше тормышы этапларын чагылдырган берничә бүлектән торды: балачак, яшьлек, өлгергәнлек һәм картлык. Беренче өлеш Шекше мәдәният йортында клуб берләшмәләренә йөрүче балалар чыгышы белән башланып китте һәм кичәдә катнашучыларның истәлекләре белән дәвам итте. Аннары сәхнәгә яшьләр чыкты, алар берничә концерт номерын күрсәттеләр, тамашачылар аларны рәхәтләнеп карадылар, яшьлек елларына кайтарган искиткеч мизгелләр өчен егетләр һәм кызларга рәхмәт әйттеләр. Бәйрәмнең кульминацион өлеше "Алтын туйларын" билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләү булды. Гүзәлия һәм Рәшит Нотфуллиннар, Әлфия һәм Вагыйз Зиннәтовлар иңгә иң куеп илле ел бергә гомер итәләр, балалары, оныклары, авылдашлары, элеккеге хезмәттәшләре һәм башкалар алар адресына иң изге теләкләрен юлладылар.Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы чыгыш ясады, бәйрәмдә катнашучылар белән уеннар оештырылды, алар бүләкләр, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар, кичәне оештыручы Шекше мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
3 октябрь көнне Мичәнбаш авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган «Җырларым-бүләк булсын!» дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Концертта үзешчәннәр, шулай ук Олыяз мәдәният йорты мөдире Закирова Р.К., «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Алексей Яковлев чыгыш ясадылар. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, аларны кунаклар бик теләп тыңладылар һәм җырладылар. Бәйрәмнең дәвамы-чәй эчү иде, аның барышында өлкәннәребез бик күңелле аралаштылар, үзләренең яшь елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Юлбат авылында концертта чыгыш ясадылар.
"Асылташ" бию коллективы “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә чыгыш ясады.
30 сентябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре өлкәннәр белән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Җырлыйк әле"дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы.Конкурс төрле этаплардан торды:җырны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү, хикәя буенча җырны тану,бирелгән 1 юлы буенча җырларны дәвам итү,караоке һәм Ватан турында җырлар җырлау, җыр турында мәкальләр әйтү.Чарада катнашучылар күңелле итеп таныш көйләр буенча яраткан җырларын җырладылар. Тамашачылар-балалар аларны көчле алкышлар белән хупладылар.Елмаюлар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф катнашучыларны ташламады, ә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.Чара "Туган тел"җыры белән тәмамланды.
26 сентябрь көнне Мичәнбаш авыл клубында «Дөнья һәркемгә кирәк!» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрелде. Чара башында балалар бу көннең тарихы, дөньяны яхшы якка үзгәрткән кешеләр турында белделәр. Уен барышында биш этап уздылар, аларның һәркайсында биремнәр тәкъдим ителде. Алып баручы балаларга ак күгәрченнәр чыгару традициясе турында сөйләде, күгәрченнәрнең ни өчен тынычлык символы булуын аңлатты. Безнең чараның нәтиҗәсе-дөнья турында стена гәҗите ясау иде.
24 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Китаплар – безнең дусларыбыз "дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрделәр. Сәяхәт балаларны яңа китаплар белән таныштыру рәвешендә барды . Китап ярдәмендә балалар дөнья буйлап сәяхәт кылдылар, күп кенә әсәрләрнең акыллы, күңелле һәм батыр геройлары белән очраштылар. Балалар әкият һәм шигырьләрне кычкырып укыдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Шаян ТВ” каналында мастер-класста!