Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе профессор Альберт Борханов тарафыннан оештырылган X Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы үткәрелде. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышында әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар белән уртаклашты
4 октябрь көнне район китапханәсе хезмәткәрләре Олыяз балалар бакчасының балалары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Балаларга «Китаплар төрле була» әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.
2024 елның 4 октябрендә “Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” фойесында сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы «Минем иң яхшы әтием» дигән рәсем күргәзмәсе әзерләгәннәр, ул Әтинең бөтенроссия көненә багышланды. Бу бәйрәм әтинең үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә ролен җәлеп итү һәм гаиләне ныгыту максатыннан оештырылды. Балалар яраткан әтиләренең озын, матур, игелекле һәм хезмәт сөючән әтиләрен чагылдырган матур рәсемнәр ясадылар. Әти бернинди кыенлыклардан да курыкмый һәм үзенең барлык яхшы киңәшләрендә ярдәм итә. Әти алар өчен - яклаучы да, ярдәмче дә, дус та, гади генә - герой да. Үз рәсемнәрендә балалар туган кешегә - әтигә булган мәхәббәтен белдерделәр. Рәсемнәр ачык һәм эчкерсез килеп чыкты.
3 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында өлкәннәр атналыгы уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Яшьлегемә кире кайтам мин..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәбездә кунак булып якташыбыз филолог Рифат Сверигин һәм балалар язучысы Рафис Корбан катнаштылар. Алар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, өлкәннәребез белән җанлы матур әңгәмә кордылар. Скрапбукинг техникасы белән блокнот ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабаларның бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Казан шәһәренең экскурсоводлары өчен район буенча туристик маршрут оештырды. Экскурсоводлар командасы районыбызның матурлыгына, чисталыгына һәм төзеклегенә сокландылар. Экскурсия ахырында рәхмәтләрен җиткерделәр һәм кызыклы эчтәлекле юнәлеш - Саба районы турында барлык туристларга да сөйләячәкләрен әйттеләр!
Сатыш авылы мәдрәсә музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Кунаклар музейдагы экспонатларны игьтибар белән карадылар, төрле сораулар биреп, җаваплар ишеттеләр. Аларда мәдрәсә макетында чагылган шул вакыттагы шәкертләрнең уку, яшәү шартлары зур кызыксыну уятты.
2 октябрь көнне, Саба район китапханәсендә район мәдәният йорты белән берлектә, озак еллар мәдәният бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез өчен Өлкәннәр көне уңаеннан очрашу үткәрелде. Кунаклар реконструкциядән соң заманлаштырылган китапханә белән танышылар. Чара район мәдәният бүелеге начальнигы Рөстәм Фидаилевичның котлаулары белән башланып китте, һәм Марат Әмирхановның Г. Тукай тормышында булган шәхесләргә багышланган "Бибимәмдүдә" китабының презентациясе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлеше "Тукай" паркында Саба мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Әбием! Бабам!Дәү әнием! Дәү әтием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Дәү әниләр, дәү әтиләр гаиләдә булсалар, тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мәхәббәтен, җылысын тоеп яшәү! 2 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсе белән берлектә “Әби-бабайлы-була рәхәт”дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы котлавы белән башланды. Китапханәчеләр әзерләгән: кызыклы уен-биремнәрне: “Минем әби-бабаем”, “Педагог әби-бабай”, “Җитез бабай”, “Сорау бирә әбиләр, ни диярләр бабайлар?”һ.б. кызыклы уен биремнәрне әби-бабаларыбыз актив булып катнаштылар. Ә оныклар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әби-бабаларына бүләк иттеләр. Язучы Нәбирә Гыйматдинова, халык артисты, татар актеры Әсхәт Хисмәтов, эстрада артисты Җәвит Шакиров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чарадан катнашучыларыбыз бик күп уңай эмоцияләр алдылар! Чара ахырында Билалова Л.Р. үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды