ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2021 ел
шимбә

Тимершык мәдәният йортында "Торсакта без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә " дип исемләнгән район конкурсының "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы"на багышланган зона туры булып узды. Бәйгедә 13 авылдан килгән үзешчәннәр чыгыш ясады.


saby.tatarstan.ru

19
март, 2021 ел
җомга

Явлаштау мәдәният йортында "Торсак та без төрле җирләрдә, без яшибез Татар илендә" район конкурсының зона туры үтте. Явлаштау мәдәният йортыннан җыр номинациясе буенча татар халык җыры "Бибисара" җыры белән Ринат Шамилов, бию номинациясе буенча "Сәйлән" коллективы "Дуслык " биюе белән, фольклор һәм халык иҗаты номинациясе буенча "Канәфер" фольклор коллективы "Бирнә җыю" йоласын күрсәтте һәм Галисә апа Галимҗанова "Сабыр булыйк" дигән мөнәҗәт укыды. Фойеда "Кулдан күчкән күңел җылысы" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе эшләнде. Галимзянова Рәмзия апаның чиккән сөлгеләре, Әхмәтҗанова Адиләнең чиккән кулъяулыклары, Ваисова Резеданың алъяпкычлары һәм Алия Файзрахманованың үргән кәрҗиннәре урнаштырылды.


saby.tatarstan.ru

18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие - Йолдызлык - 2021” зона ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп кайттылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17 март көнне Лесхоз мәдәният йортында "Торсакта без төрле җирдә - без яшибез Татар илендә" дип исемләнгән район конкурсының "Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы"на багышланган чираттагы зона туры булып узды. Конкурста Ике басу Арташ мәдәният йортыннан "Сәйлән бөртекләре", җитәкчесе Сабирова Зөлфинә Рафил кызы, "Хәзинә" балалар хореография коллективы, җитәкчесе Каюмова Гөлсинә Вагыйз кызы, катнашты, вокал-соло номинациясендә "Ахирәтләр" клуб берләшмәсендә катнашучылар Сәлахиева Рузилә Фәнил кызы, Гасимуллина Сәрия Галиәкбәр кызы чыгыш ясады. "Уңган куллар" клуб берләшмәсе осталарының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.


saby.tatarstan.ru

17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан авыл халкыннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар. Нәүрүзгә бирнә җыю инде онытылып барса да мәдәният хезмәткәрләре төрки халкының бу йоласын онытмыйлар, балаларда гореф-гадәтләргә кызыксыну уяталар. Авыл халкы да зарыгып көтеп ала.


saby.tatarstan.ru

Сара Садыйкованың истәлекләре.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16 мартта Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Түрдән уз, Нәүрүз” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән үәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте.


saby.tatarstan.ru

16
март, 2021 ел
сишәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары 3 чирек нәтиҗәләре буенча зачетлар  тапшыралар,  «Созвездие-Йолдызлык 2021» фестиваленә репетиция эшләре алып баралар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

С.В.Рахманиновның иҗатына багышланган чара.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Кырбаш авылында Кыш белән саубуллашуга багышланган Май чабу бэйрэме узды. Анда 65 кеше катнашты. Бәйрәм бик күңелле һәм күңелле үтте. Бәйрәм кунакларын һәм халкын бай программа көтте. "Сау бул, Кыш, Исәнме, кызыл яз!». Әкият геройлары барлык авыл халкын конкурс-уен программасында катнашырга чакырдылар. Яңгыравыклы, дәртле халык җырлары һәм прибауткалар кәефне күтәрделәр һәм тамашачылар күңел ачтылар. Күңелле әйлән-бәйлән, капчык белән сугышу, кар көрәше һәм башка халык уеннары кунакларны тар-мар итте, ә Чара ахырында Кыш карачкы яндырылды. Барлык катнашучыларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар, шулай ук барлык катнашучылар да призлар алдылар. Май чабу бэйрэме бик күңелле үтте!


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International