ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2026 ел
җомга

Туган авылыңны һәм нәсел  шәҗәрәңне өйрәнү тормышта иң  мөһим адымнарның берсе булып тора. Бу туган як һәм аның бай мирасын аңларга ярдәм итә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” утырышында Олы Шыңар авылыннан  туган авылы тарихын һәм үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүче  Фәннур Әхсән улы Галимов белән очрашу оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәдәният учреждениеләре эшенең мөһим юнәлеше булып тора. Наркомания проблемасы бөтен дөньяда иң актуаль һәм әлегә кадәр хәл ителмәгән проблемаларның берсе. 

 14 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре яшьләр белән «Наркомания - бәла билгесе» дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында яшүсмерләр арасында наркомания проблемасы, наркотик препаратлар куллануның нәрсәгә китерүе, аларның кеше организмына ничек зарарлы йогынты ясавы турында сөйләшенде. Балаларга шулай ук очраклы рәвештә наркотиклар йогынтысына эләкмәс өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, наркоманнар тарафыннан басым төрләре, аларның провокациясенә ничек бирешмәскә һәм кызыктырудан качарга кирәклеге турында сөйләнде. Чара дәвамында бернинди шартларда да наркотикларны татып карарга ярамый дигән кисәтү яңгырады, чөнки бәйлелек инде беренче тапкырдан ук барлыкка килә. Аннары әңгәмәдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, аның нәтиҗәләре буенча барысы да сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирделәр, наркоманиягә тискәре карашларын белдерделәр, наркотиклар таратучы кешеләрне гаепләделәр, шулай ук яшьләр төрле чыгышлы наркотик матдәләрне саклау һәм тарату өчен җинаять җаваплылыгының 14 яшьтән башлануын белделәр. Чара газета чыгару белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Проект милли әдәби мирасны саклап калуга, популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә. 16 апрель көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Сәйлән» клуб берләшмәсе балалары өчен «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрде. Бу пәнҗешәмбе көнне бөек татар шагыйренең «Туган җиремә» дигән танылган шигыре яңгырады. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

9
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәкәрләре Биектау районы Мүлмә гомуми белем   бирү мәктәбе  укучылары һәм  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар  өчен агач эшләнмәләре һәм гипстан ясалган сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер класслар уздырдылар.Чарада катнашучылар бик теләп һәм зур кызыксыну белән рәсемнәрне ясадылар һәм буядылар. Һәр катнашучы бу мастер класстан бик канәгать калды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

    Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Кызлар әтиләрен Җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Баһадир гәүдәле ир-атларның кызының кечкенә генә кулларыннан җитәкләп баруы нинди матур күренеш бит!

  7 апрель көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Мин – Әти кызы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Әлеге чарага әтиләр кыз балалары белән чакырылган иде. Чараның спикеры Мөдәрис хәзрәт Гыймранов “Әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәт” темасына үтемле вәгазь белән чыгыш ясады.  “Минем әтием тавышы” уенын уйнау, әти белән бала арасындагы ярату, элемтә барлыгына инандырды.  Чара  ахырында бергәләп “Салфетка куйгыч ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Туган якны өйрәнү музее каршындагы «Мирас» клубы катнашучылары өчен Саба гимназиясенең мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп бусагасында кунакларны музей мөдире, тарих укытучысы Нурия Гаяз кызы каршы алды. Ул катнашучыларны музейның барлыкка килү тарихы, аның төп бүлекләре, оригиналь экспонатлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Мәктәп бинасының үсешен чагылдырган төрле еллардагы фотосурәтләрне, чыгарылыш сыйныф укучыларының альбомнарын күрсәтте, шулай ук укытучылар һәм гимназия укучыларының истәлекләрен сөйләде. Катнашучыларда күренекле якташларыбыз-укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, сугыш һәм Хезмәт Геройлары турындагы материаллар зур кызыксыну уятты. Экспонатлар буыннар элемтәсен тирәнрәк тоярга һәм җирле халыкның район тарихына керткән өлешен күрергә ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2026 елның 8 апрелендә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында «Баян»фәне буенча 1 класс укучысы Галиәкбәров Әмин белән «Инструментны үзләштерүдә беренче адымнар» темасына буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәресне укытучы Р.С. Харрасов үткәрде. Дәрес башында укытучы дәрес планын әйтеп үтте, максат һәм бурычларны билгеләде. Аннары дәресне оештыруга һәм әзерләүгә әзерлек үткәрелде: инструмент артына утыру һәм кулларны кую тикшерелде. Белгечлек буенча белем бирүнең башлангыч чорында образлы фикерләүнең әһәмияте турында әңгәмә булды. Дәреснең әзерлек өлешендә укучы иң җиңел әсәрне уйнап күрсәтте. Төп өлештә 3 минут дәвамында кулны һәм корпусны дөрес тоту, шулай ук кулларны тиешенчә кую буенча күнегүләр ясалды, 10 минут пьесалар өстендә эшләүгә багышланды. Йомгаклау өлешендә укытучы һәм укучы бергәләп ансамбльдә пьеса уйнауларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Космонавтика көне уңаеннан, "Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" рәсем бүлеге укучылары "Космик вальс: Галәм гармониясе" дип исемләнгән иҗат эшләре күргәзмәсен тәкъдим итүгә шат. Талантлы укытучылар – Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. – җитәкчелегендә яшь рәссамнар, осталар һәм хыялыйлар Галәмнең чиксез киңлекләре турындагы иң кыю хыялларын тормышка ашырдылар. "Космик вальс: Галәм гармониясе" – бу гади күргәзмә генә түгел, ул чиксез фантазия дөньясына сәяхәт, монда һәр буяу, һәр сызык һәм һәр деталь космоска мәхәббәт һәм аның серләрен аңлау теләге белән тулы. Бу – балалар күзләре аша Галәмне күрү мөмкинлеге, аларның соклану, кызыксыну һәм могҗизаларга чиксез ышанулары белән тулы!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2026 ел
шимбә

Язгы каникуллар вакытында укучыларның яллары  файдалы һәм күңелле  үтсен өчен    Сатыш авылы мәдрәсә музеенда төрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Чираттагы шундый чараларның берсе Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Музей хезмәткәрләре  балаларның  танып белү һәм иҗат активлыгын тагын да үстерү,  дөньяга карашын киңәйтү максатыннан  5А һәм 5Б сыйныфы укучылары өчен агач эшләнмәләр буяу буенча мастер-класс оештырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27
март, 2026 ел
җомга

Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба гимназиясе укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия узды. Укучылар музейнең төп залларын карадылар һәм анда Саба төбәгенең бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган уникаль экспонатлар белән таныштылар. Экскурсовод мөһим тарихи вакыйгалар, җирле халыкның гадәтләре һәм күренекле якташлары турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар борынгы көнкүреш әйберләрен, үткән еллар фотографияләрен һәм архив документларын кызыксынып карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International