Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы “Йөрәк җылысы” концертын тәкъдим итте.
Халыкара инвалидлар көне ел саен 3 декабрьдә үткәрелә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тулы канлы һәм тыныч яшәү мөмкинлеге бирми торган проблемаларга җәлеп итүгә, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
3 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен "Йөрәк жылыбызны кушып, сезне хөрмәтләп" дип исемләнгән онлайн концерт үткәрелде. Концертны Эзмә, Мишәбаш, Кызыл Мишә, Тимершык, Югары Симет, Мингәр, Көек, Сәрдә авыл клублары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре куйдылар.
Концерт программасының эчтәлеге бик бай булды һәм югары дәрәҗәдә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре үз тыңлаучыларына сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, җан җылысы һәм тынычлык теләп саубуллаштылар.
3 декабрь көнне район мәдәният йортында " Кояш бөтен кешегә бертигез яктыта!Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара.
Концерт программасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашты.
Чыгыш ясаучыларның барысына да, аларның әти-әниләренә һәм кунакларга зур рәхмәт!
Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбе коллетивы “Мәрхәмәтле куллардан-яратып!” хәйрия акциясе оештырды.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен мастер-класс.
Билгесез солдат көне-ул һәлак булучыларга, аларның җәсәдләре әле билгесез булып кала. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган"дигән гыйбарә истәлекле датаның шигаре булачак. Бу көн Ватаныбызны саклаганда һәлак булган барлык солдатларга багышланачак. 2 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре" Һәйкәл булып басты батырлар"дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада Явлаштау урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Алар өчен сценарий буенча, Дәүләт әти-Ринат Шамилов һәм Дәү әни-Г. Әхмәтҗанова бу истәлекле дата һәм аның әһәмияте турында сөйләделәр. Бөек Җиңү, совет солдатларының батырлыклары турында искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
1 декабрь көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Сөлә авыл мәдәният йорты мөдире һәм Курсабаш авыл китапханәсе мөдире белән берлектә, Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат– мәктәбендә укучылар өчен «яхшы кәефләр дә ташламас» дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Белгечләр балалар өчен чын бәйрәм әзерләргә тырыштылар, биюләр, әкият геройлары, якты костюмнар, музыка һәм күңелле уеннар. Балалар күңелле клоун Клепа белән бергә уйнадылар, биеделәр, сәламәт һәм физик яктан чикләнгән кешеләр дөньясы арасында чикләр юк, музыка һәм яхшылык теләсә нинди киртәләрне җиңәргә сәләтле, ә күңел җылысы, дустанә ярдәм һәм ярдәм итү могҗизалар иҗат итә ала дип күрсәттеләр. Үз үрнәкләре белән мондый балалар безне рухи көчкә һәм тормыш ныклыгына өйрәтә. Алар-неограниченное мөмкинлекләр кешеләр. Шулай ук бәйрәм концерты вакытында Курсабаш авыл китапханәсе мөдире «Ятим бала» шигырен укыды һәм «тигез хокуклар " дип исемләнгән буклетлар таратты»
29 ноябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, шулай ук Мәртен, Сабабаш авыл клубы белән берлектә һәм үзешчәннәребез катнашында «Ана - мәхәббәте» исеме астында аналар көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырдылар.
Әниләребез хөрмәтенә төрледән-төрле матур концерт номерлары, биюләр куелды, котлаулар яңгырады. Бәйрәм кичәсеннән әниләребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында аерым урынны – Әниләр Көне алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, һәр кеше өчен буыннан-буынга әни-тормышта иң төп кеше.
29 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм концерты булып узды.
Традиция буенча күпбалалы аналарга, тәрбиягә бала алган аналарга, шулай ук сәләтле һәм талантлы балаларның әниләренә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Концерт залы тамашачылар белән генә түгел, сәхнәдән бу җылы очрашуга килгән һәркем бүләк иткән эчкерсез хисләр белән дә шыгрым тулы иде.
27 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан, Иштуган авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, әлеге истәлекле вакыйгага багышланган «Әнием бергенәм» исемле конкурс-уен программасы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Гәйнетдинов Д.М. әниләрне искиткеч бәйрәм - Халыкара Әниләр көне белән котлады. Барлык әниләргә дә сәламәтлек, балаларының игелекләрен күреп яшәүләрен теләде. Чарада катнашучылар белән «Визитка», «Шигырьләрне дәвам ит», «Пешкән ризык тәкъдим итү», «Музыкаль бирем», «Реклама» бәйгеләре үткәрелде.Ә «Безнең талантлар» бәйгесендә катнашучылар тамашачыларның күңелләрен дулкынландыргыч җырлар, дәртле биюләр белән таң калдырдылар . Конкурслар арасында бистә үзешчәннәре концерт номерлары күрсәттеләр.