Саба балалар сәнгать мәктәбендә Саба районы һәм Татарстанның танылган гармунчысы Вилорик Вәлиуллин белән очрашу узды.
Иҗат сезонын ачу кысаларында, 6 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында “Бердәм булыйк!” дигән бәйрәм концерты булып үтте. Без, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, яңадан сәхнәгә кайтуыбыз белән бәхетле, хәзер дә моңсуландык. . Ничек итеп шундый алкышларны, җанлы аралашуларны сагынганны бер сүз белән генә аңлатып булмый. Авыл халкы сәхнәгә чыккан артистларны көчле алкышлар белән каршы алды һәм озатып калды. Яраткан тамашачыбызга һәм үзешчән сәнгать артистларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Авыл халкы моннан соңгы тематик һәм бәйрәм чараларына да зур кызыксыну һәм теләк белән йөрерләр, дип ышанып калабыз.
Яңа иҗади сезонны ачу кысаларында, 10 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында татар драматургы Аманулла әсәре буенча "Көмеш чүлмәк" музыкаль театральләштерелгән, комедияле тамаша булып узды, аны Мишәбаш, Сәрдә, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Көек, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Югары Симет, Мингәр мәдәният йорты һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды һәм күрсәтте. Тамашачылар әлеге музыкаль спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар. Декорацияләр, музыка, бик дөрес сайланган җырлар һәм биюләр, актерлар уены, барысы да югары дәрәҗәдә иде. Тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр.
9 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М. Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 3 «А» сыйныф укучылары өчен (кл. җит. Л.м. Сәләхиева) Татарстан Республикасы Конституциясе көненә һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихына сәяхәт» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты-балаларның истәлекле урыннар һәм гореф-гадәтләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм тирәнәйтү, ТАССР тарихына карата танып-белү кызыксынуын формалаштыру.
7 ноябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, үзешчәннәр катнашында, Юлбат мәдәният йортында «Туган җирем, рәхмәт сиңа!» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадык. Концерт программасы туган җиргә, авыл хезмәтчәннәренә багышланды.
Питрәч районы Керәшен-Сарда авылында "Җырлап яшик"дип исемләнгән Саба район мәдәният йорты коллективы концерты булды. Программада халык җырлары, биюләр, баянда музыкаль чыгышлар булды. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
5 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында "Зиләйлүк" фольклор коллективының юбилей кичәсе булып узды. "Халыкның җаны - фольклорда" (халык күңел көзгесе фольклоры) чараның исеме аның асылын ача. Районыбызның күп кенә мәдәният йортларында һәм авыл клубларында тамашачыларга бәһасез халык байлыклары - җырлар, биюләр, йолалар, бәйрәмнәр һ.б. коллективлар эшли. Юбилярны бәйрәм белән тәбрикләргә хөрмәтле кунаклар - Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф. Заһидуллин, әйдәп баручы методист З. к. Маликова, Иске Икшермә, Юлбат, Югары Симет, Югары Шытсу, Иштуган, Явлаштау, Илебәр, Үтәнәс авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре һәм үзешчәннәре изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар, музыкаль номерлар башкардылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укчылары һәм укытучылары тарафыннан “Талантлар күпере” концерты оештырылды.
4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне алдыннан район мәдәният йортында бәйрәм концерты булып узды. Бу көнне күпмилләтле илебезнең бөтен территориясендә бәйрәм концертлары, халык күңел ачулары һәм хәйрия акцияләре уза. Кешеләрне үз илең, аның данлы тарихы өчен горурлык хисе берләштерә. Концерт барган сәгать ярым барысы да залда күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Артистларның чыгышлары видеопроекция белән үрелеп барды, бу исә үткәнгә тирәнрәк чумарга, Россия тарихының киләчәк үсеше өчен бу көннең әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирде.