ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2020 ел
шимбә

8 август көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре "кино төне" акциясе кысаларында саф һавада кино күрсәтү оештырдылар. Белгечләр кунакларның уңайлыгы турында гына түгел, аларның иминлеге турында да кайгыртканнар. Импровизацияләнгән кинотеатрда социаль дистанция кагыйдәләре үтәлгән.


saby.tatarstan.ru

7
август, 2020 ел
җомга

7 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре чаңгы базасы мәйданчыгында балалар өчен " Яраткан йорт хайваны!» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Һәр бала үзен нинди дә булса мультфильм герое яки әкият персонажы образында күрсәтергә ярата. Балалар могҗизаларга чын-чынлап ышана белгәнгә күрә, аларга аквагрим ярдәмендә теге яки бу образ рәвешенә керү кыен булмаячак. Чара башында белгечләр балаларга гримның дөрес төшүе һәм куркынычсызлык техникасы турында сөйләделәр. Соңыннан балаларга сайлау өчен берничә образ тәкъдим ителде. Иҗади процесста катнашучыларның барысы да  канәгатьләнү һәм яхшы кәеф алдылар.


saby.tatarstan.ru
6 август көнне район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә
«Ямьле Саба» яр буенда «В поисках сокровищ» дип исемләнгән квест-уен
үткәрде. Мавыктыргыч чарада Саба гимназиясенең 4 Д сыйныф укучылары
(сыйныф җитәкчеләре Заһидуллина Э.Р.) катнашты. Барлык катнашучылар да
күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

6 август көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Хуҗабикә" клубы әгъзалары һәм "Умырзая" фольклор коллективы белән берлектә кичке утырулар үткәрделәр. Соңгы вакытта утырулар традициягә әйләнде. Моннан тыш, өлкәннәр өчен мондый чаралар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салырга, яңа талантларны һәм пенсионерларның мөмкинлекләрен ачарга мөмкинлек бирә. Чәй артында үткәнне искә алырга, яшьлек җырлары астында җырларга һәм күңел күтәренкелеге алырга мөмкин. Чара бик күңелле үтте: гармун астында халык җырлары җырладылар,"Назал"," Гөлбану","Биш парлы" милли уеннары уйнадылар. Китапханәче Татар, Россия драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Абдулла улының тууына 85 ел тулуга багышланган "Халкымның күркәм улы" дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү үткәрде. Аның хикәяләре кычкырып укылды.


saby.tatarstan.ru

Җәй – ул елның бик матур, эссе чоры, ул –  елга, кояш һәм өч ай каникул. Җәй – ул иҗат, фантазияләр, барлык шәхси һәм массакүләм эш формаларын активлаштыру чоры. 5 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Әй, җәй!» дип исемләнгән конкурс ёщм таныпбелү программасы үткәрелде. Иң элек китапханәче "Без сезгә китаплар аша  җәйге җылылык телибез!» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга җәй турында китаплар тәкъдим итте. Барысы бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр. Соңыннан балалар асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Үз рәсемнәрендә алар җәйге буяуларның матурлыгын тасвирладылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле иде. Конкурс ахырында барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2020 ел
чәршәмбе

5 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Миндияр Шәймәрданов белән берлектә, ял кичәсе, җанлы музыка кичәсе оештырдылар. Җырлар, биюләр, баянда уйнау белән алмашынды, халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Үз чиратыбызда, без, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык тамашачыларга җылы кабул итүләре, алкышлары, иҗатыбызга тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерәбез.


saby.tatarstan.ru

4
август, 2020 ел
сишәмбе

4 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен музыкаль-уен программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буынның сәламәт, актив һәм мәдәни ялын тәэмин итү. Балалар бик шатланып җитезлек, җиңеллек һәм зирәклекне үстерүгә юнәлдерелгән спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «Паровозик», «Змейка» һ.б. уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында барысы да татлы призлар алды.


saby.tatarstan.ru
Безнең як табигате үзенең гүзәллеге һәм гаҗәеп матурлыгы белән таң
калдыра. Безнең төбәк-чишмәләр төбәге. Чишмәләр- табигатьнең тылсымлы
ачкычлары. Китапханәчеләр, "Ямьле Саба" проекты кысаларында, үсеп
килүче буынның игътибарын җәлеп итәргә, балаларда туган якка мәхәббәт
һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырышалар. 30 июль көнне район
китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә 3 "А" сыйныф укучылары
(сыйныф җитәкчесе Моратова М.А.) өчен "Туган як чишмәләре"дигән
экологик маршрут үткәрде.
Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Балалар өчен бик күңелле җәйге каникуллар дәвам итә. Аларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан " Ямьле Саба" проекты кысаларында бүген Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырдылар. Урман музеның бай тарихы белән таныштылар. Андагы гүзәллек, матурлык һәркемнең күңеленә хуш килде. Маршрутыбыз мәдәният йортында урнашкан кыңгыраулар музеенда дәвам итте. Балаларга мондагы кыңгыраулар тарихыда бик ошады. Балалар мәйданчыгында уйнап, ял итеп күңел ачып кайтты алар бүген.


saby.tatarstan.ru

2 август көнне Олы Арташ авыл клубы мөдире “Туган көнең белән авылдаш” дигән исем астында саф һавада, капка төбендә авылдашлар белән  ял кичәсе оештырды.   Үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче авылдашларыбыз, гомеренең  35 елдан артыгын Арташ совхозында тракторист булып эшләүче  Илнур Давлетов һәм авылыбыз мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләүче Илсияр Давлетоваларга багышланды.Туган көн ияләренә матур теләкләр, матур җырлар бүләк иттек ,истәлек бүләге тапшырдык, кызыклы уеннар оештырдык, кичәбез күмәк бию белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International