11 июнь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Россия көне уңаеннан, балалар белән "Россия-минем туган илем"дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Россия символлары турында белделәр. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар, соңыннан барлык катнашучыларга бүләкләр һәм тәм-томнар өләштеләр.
11 июнь көнне Сулэ авыл клубы балалар белән табигатьтә күңел ачу уеннары үткәрде.Мөдир балаларга поход оештырды. Без табигатьтә төрле уеннар уйнадык, вакытны күңелле үткәрдек.Балалар бик канәгать калдылар.
10 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укучылар белән Олы Шыңар чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Балалар белән бергәләп чишмәбезне чүп - чарлардан арындырдык, улакларын тазарттык, чәчәкләр утырттык. Эш беткәч хәрәкәтле уеннар уйнап, "Табышмаклар иленә сәяхәт" ясап, вакытны файдалы һәм куңелле уздырдык.
Дети – это цветы жизни! Все согласятся с мнением, что нет ничего ценнее и лучше, чем смотреть на своего радостного ребенка.
В День России витало в воздухе ощущение всеобщего праздника. Повсюду звучали детские песни, радостный смех. Как хорошо, что лето начинается с такой яркой страницы, как этот замечательный праздничный день.
Сотрудники отдела культуры во дворе провели шумный и веселый праздник детворы – развлекательно-познавательное мероприятие «Пусть всегда будет солнце!». Именно с этой песней начался праздник. В течение всего мероприятия звучали песни о детстве, мире и добре, дети водили хоровод дружбы, подпевали и танцевали.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән саф һавада «Күңелле балачак» уеннары оештырдылар. Чара эстафета, җәйге тематикага табышмаклар чишү рәвешендә барды. Балалар барлык этапларда да актив катнаштылар, җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр. Эстафетаны үткәрүдә дулкынландыргыч мизгел булса да, бәйрәмдә күңелле һәм тату атмосфера сизелде. Барлык балалар да канәгать калдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
9 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә Лесхоз бистәсе яшьләре белән дуслар көне уңаеннан очрашу кичәсе үткәрделәр.
10 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле балачак"дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Чара барышында күңелле конкурслар, уеннар оештырылды.
9 июнь көнне Шекше мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе балалар өчен Халыкара дуслар көненә багышланган ачык һавада «Бергә күңелле уйнарга» дип исемләнгән уен программасы оештырды. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туп белән төрле уеннар уйнадылар. Чара ахырында балаларга баллы бүләк тапшырылды.