ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбенең  мәктәпкәчә әзерлек  төркемнәрендә шөгыльләнүче балаларның ачык дәресләре үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

22 декабрь көнне Мичәнбаш авылы мәдәният йорты залында  сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Чыршының матур утлары"дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм "Яңа елны каршы алу"дигән тамаша белән башланып китте. Башта  әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән җырлы-биюле, чыршы тирәли әйлән-бәйләнле чын бәйрәм  башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.


saby.tatarstan.ru

22
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

"Яңа ел планетасы" бөтенроссия сәнгать бәйгесе.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

17 декабрь көнне район мәдәният йортында яңадан квалификация узган мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларга Казан дәүләт мәдәният институты ректоры кулыннан диплом алу хокукы бирелде. 

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучылары кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, бәяләп бетергесез тәҗрибә белән уртаклаштылар.


saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Әлфия Авзалова-Совет һәм Россия татар җырчысы. Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан АССРның халык артисты, РСФСРның Атказанган артисты, татар филармониясе солисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ә. Авзалова хөрмәтенә икенче ел инде фестиваль-конкурс үткәрелә.15 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгате катнашучысы Ринат Шамилов Әлфия Авзалова исемендәге 2 нче Халыкара конкурсның зона турында "Халык җыры" номинациясендә катнашты. Ул фестиваль-конкурсның 2 турына узу турында сертификат алды.


saby.tatarstan.ru

15 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә ТАССРның 100-еллыгына багышланган "Мичәнбашым-туган ягым"дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Ә иң мөһиме-утыру... Бу кичәдә яшьлек еллары, күңелле мизгелләр, шигъри юллар искә алынды. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

"Музыкаль экспресс" Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты фестиваль-конкурсы.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбендә скрипка сыйныфы укучыларының зачеты концерт формасында узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

11 декабрь көнне Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Без бергә» дип исемләнгән концерт программасы булып узды, анда Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Тәслимә Низами , Чулпан Йосыпова, Римма Никитина, Гөлүс Хәбибрахманов катнашты.


saby.tatarstan.ru

8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

"SFORZANDO-2019"халыкара конкурс-фестивале.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International