2 февраль көнне Буа шәһәрендә " Талантлар салават күпере «халыкара сәнгать конкурсы узды. Әлеге бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты.
1 февраль көнне Район мәдәният йортында тамашачылар соравы буенча «Диләфрүзгә ияреп, ягъни бер мәхәббәт кыйссасы»дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрелде.
Әлеге тамашаны карарга теләүчеләрне 6 февраль көнне Район мәдәният йортына, 9 февраль көнне Иске Җөри мәдәният йортында (Теләче районы), 1 март көнне Теләче мәдәният йортында чакырабыз.
30 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәре − А.М.Валиева «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Кушыл син дә, җырлыйк бергә!» − исеме астында ял кичәсе оештырды. Кичә барышында А.М.Валиева өлкәннәр белән бергәләп элекке вакытларны искә алдылар, шулай ук һәркемгә дә таныш булган татар җырларын гармун белән күңелле итеп җырладылар.
2018 нче ел Рәсәйдә театр елы итеп игълан ителде. Районыбыз китапханәчеләре 28 гыйнвар конне методик семинарны әлеге темага багышларга булдылар.
26 январь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында студентлар көненә багышланган,«Студентлар кичәләре! " дигән конкурс программасы булып узды. Чараның башлануы катнашучыларны бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре белән таныштыру булды. Яшьләр зирәклек, җитезлек һәм эрудиция буенча төрле ярышларда бик теләп катнаштылар.
Чара ахырында студентлар белән берлектә стенгазета чыгарылды.
27 январь көнне Олы – Нырты авыл мәдәният йортында “Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел” – дигән темага балалар белэн мэгълумат сэгате уткэрелде. 900 конлек Ленинград камалышы , нэкъ менэ шушы конне озелэ. Бу коточкыч сугышта 700 мен кеше һалэк була. 1941- 1944 еллардагы Ленинград сугышы оборонасы һэм блокадасы Боек Ватан сугышы чорындагы каһарманлык символы ул. Аларнын батырлыгы мэнгелек.!
26 январь көнне Олы – Нырты мәдәният йортында студентлар көне уңаеннан “ Ничек яшисен студент?“ дигән темага студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Яшьлек елларының иң гүзәл мизгеле ул – студентлык чоры. Кичәгә килгән егетләр, кызлар моның шулай булуын үзләренең тапкырлыклары, шаянлыклары белән тагын бер кат исбатладылар. Мәктәп укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу дискотека белән тәмамланды.
25 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханәсен уздырдылар. Әлеге чараның төп максаты – халыкны китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге кунакханәдә - чарада катнашучылар татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу барышында язучыларыбызның әсәрләреннән өзекләр укылды, матур җырлар башкарылды, спектакльдән өзек күрсәтелде. Чара - килгән һәркемнең күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.
Әдәби кунакханәдә якташ язучыбыз,«Ватаным татарстан» газетасының хәбәрчесе, шагыйрә, КФУ университетында булачак журналистларга белем бирүче укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиева үзенең матур теләкләрен җиткереп калды.
24 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең спорт залында хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча Саба районы Чемпионаты булып узды.
Уенда Яшен һәм мәдәният командалары очрашты, мәдәният командасы 4-2 исәбе белән җиңүгә иреште.
Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдә генә түгел, спорт залында да югарыга үрәләр.
Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан "Останың да остасы"дип исемләнгән мастер класс үткәрелде. Миннебаева Фирсина, Низамова Рәшидә, Файзрахманова Минзәлия апаларның кул эшләреннән торган күргәзмә куелды. Һәрберсе үз эшләре турында сөйләп, кызларга эшләп күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.