ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

Китап укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан китапханәләр балаларны кече яшьтән китаплар белән таныштыралар, даими рәвештә алар белән төрле чаралар уздыралар.14 август көнне Иләбәр авыл китапханәсе мөдире “Умырзая” балалар бакчасына килеп тәрбияче,өлкәннәр группасына йөрүче балалар белән берлектә  “Китапханә кунакка килде” дигән исем астында чара уздырды. Балалар әкиятләр,шигырь,хикәяләр тыңладылар.Табышмакларга җаваплар эзләделәр.Серле сандыкка яшерелгән предметларны алып аларның кайсы әкият геройлары икәнлеген ачыкладылар.Яңа китаплар белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

14 август көнне №6 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасының  балалары өчен “Юл кагыйдәләрен – балалар белергә тиеш” дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде.  Китапханәче А.Усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре», Г. Шалаеваның “Минем дуслар- юл билгеләре”, Р.Валиеваның “Күңелле светофор” китаплары һәм  С.Михалковның «Бездельник –светофор» шигыре ярдәмендә балаларны  юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырып, ни өчен юлда уйнарга ярамый, транспортта үзеңне ничек тотарга икәнен сөйләде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н.катнашып, «Юлларда куркынычсызлык» темасына чыгыш ясады. Балалар юлда үз-үзләрен тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр һәм пазллар җыйдылар. Чара ахырында нәни дусларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газеталар һәм журналлар укучыларга оператив мәгълүмат җиткерәләр, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, белешмәләрне яктырталар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр. 13 августта Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә “Газета-журналлар дөньясында” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче анда булучыларны күргәзмәдәге вакытлы басмалар белән таныштырды. Вакытлы басмалар пропагандасы укучыларга  китапханәнең мәгълүмат ресурсларында яхшырак юнәлеш алырга мөмкинлек бирә һәм вакытлы басмаларга кызыксынуын арттыра.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13 август көнне Өч Нарат авыл клубында, Иске Икшермә авыл китапханәчесе белән берлектә,“Сәламәт булыгыз!” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга "Сәламәт яшәү рәвеше" төшенчәсе, аның нинди өлешләрдән торуы турында сөйләде, аннары һәр өлешкә җентекләп тукталды, балалар сәламәт яшәү рәвешенең нәрсәдән барлыкка килүен белделәр. Әңгәмә балаларга наркотикларның зарары турында күбрәк мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде. Чараны йомгаклап, балалар белән стена газетасы чыгарылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Саба районының Йосыф Алан авылыннан яшь кунаклар килде. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик дәрәҗәле, истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә дәртләндереп җибәрде. Соңыннан алар экскурсияне бик ошатуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдереп туристик маршрутның икенче ноктасына юнәлделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13
август, 2024 ел
сишәмбе

Балагызга тату коллективта профессиональ укытучылар ярдәмендә белем алырга,  концерт мәйданчыкларында чыгыш ясап, үзе өчен яңа музыка дөньясын ачу мөмкинлеге бүләк итегез!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13 август көнне район балалар китапханәсендә «Өстәл уеннары дөньясы» дип исемләнгән өстәл уеннары көне үткәрелде. Билгеле булганча, китапханә-ул китап алырга мөмкин булган урын гына түгел, ә аралашу, иҗат, ял һәм уеннар уйнау өчен ачык урын да. Китапханәбездә төрледән-төрле өстәл уеннары тәкъдим ителә. Мәсәлән: “Татарстан Республикасы буенча сәяхәт” өстәл уены. Әлеге уен балаларны Татарстан Республикасы районнары һәм аларның символикасы белән таныштыра. Уен ярдәмендә балалар республика районнары, аларның истәлекле урыннары, спорт объектлары, традицияләре, һәм башка мәгълүматларны белә. Уен комплектында Татарстан Республикасы районнарының флаглары һәм герблары төшерелгән 45 карта, туган як турында хикәя төзү өчен 23 карточка һәм район үзәкләре, шәһәр округлары исемнәре язылган 93 карточка бар. Әлеге өстәл уенын  уйнарга китап укучыларыбыз китапханәбезгә яратып киләләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13 август көнне Тимершык авыл китапханәчесе  чараларда актив катнашучы,китап укырга яратучы һәм  игезәкләр тәрбияләп үстергән гаиләләр белән     " Китапханәче сүзе" тапшыруында катнашып чыгыш ясап кайттылар

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

12 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  «Читать это модно, читать это интересно» исемле яңа китапларга күзәтү үткәрде. Һәр яңа китап - ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Чара башында балалар өчен әңгәмә үткәрелде. Аннары китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Китапханәче китаплардан берничә өзек укыды. Чараның азагында китап сөюче балалар фикер алыштылар. Ошаган китапларны, балалар танышу өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International