ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2024 ел
сишәмбе

12 август көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Сезгә ярдәм итә торган законнар" исемле хокукый белем сәгате үткәрелде. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү иде. Яшүсмерләр китапханәчене игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм үзләре белән бәйле булган ситуацияләр турында фикер алыштылар. Алар хокукый әдәбият, закон актлары җыентыклары белән таныштылар. Тематик күргәзмә яшүсмерләр хәтерендә алынган мәгълүматны тулыландырырга һәм тирәнәйтергә ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Һәрбер кеше өчен иң мөһим нәрсә ул – аның гаиләсе. Гаилә – ул бер-берсен кайгыртучы, яратучы якын кешеләр. Кеше нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык, хөрмәт итү кебек төшенчәләрнең асылын  өйрәнә, җирдә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк союз юк икәнлеген аңлый. 12 август көнне Шекше авыл китапханәчесе Гаилә елына багышланган «Мин һәм минем гаиләм» исемле рәсем конкурсы оештырды. Катнашучылар һәркайсы үз гаилә әгъзаларын яки аларда «гаилә» сүзе белән ассоциацияләнүче предметларны ясарга тиеш иде. Кызлар һәм малайлар һәркайсы иң матур рәсем аларныкы булсын дип бөтен көчләрен һәм талантларын куеп тырыштылар. Алар рәсем ясаган арада, китапханәче гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мавыгып сөйләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Владимир Одоевскийның тууына 220 ел тулу уңаеннан, 12 августта Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Владимир Одоевский әкиятләре»темасына әдәби портрет үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларны язучының балачагындагы кызыклы фактлар белән таныштырдылар һәм аның әсәрләрен укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен «Тылсымлы пластилин»  дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Бу чараның максаты каникул вакытында балаларны көндезге ял вакытын файдалы итеп оештыру, шулай ук аларда хәрәкәт, сөйләм моторикасын үстерү, эстетик зәвык формалаштыру, тырышлык, төгәллек һәм җаваплылык хисе тәрбияләү булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Еш кына меңнәрчә, кайчак йөз меңнәрчә кеше чикләнгән территориядә: мәйданда, урамда, күңел ачу учреждениеләрендә җыела. Бу ешрак массакүләм чаралар: күңел ачулар, митинглар, йөрешләр, демонстрацияләр, пикетлар, хаҗ кылулар үткәргәндә була. Халык төркеме һәм этеш-төртеш даими рәвештә метрода, базарларда, стадионнарда, чиратларда барлыкка килә. Төркемнең куркынычы аның һич уйланмый эшләвендә һәм һәр кешегә аерым йогынты ясау көчендә. 10 август көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Халык күп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» турында тренинг үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире халыкның куркыныч булуы турында сөйләде. Кешеләрнең массакүләм туплануы, халык төркеме сәламәтлек һәм тормыш өчен реаль куркыныч тудыра. Чираттагы чарадан имгәнүләрсез яки сынмыйча кайту өчен, куркынычсызлык чараларын белергә һәм үтәргә кирәк. Балалар сорауларга җавап бирделәр, төркемдә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп принципларын тикшерделәр. Халык төркеменең йогынтысы турындагы видеосюжетларны игътибар белән карадык. Кеше халык арасында алдан ниятләп яки очраклы рәвештә булырга мөмкин. Шуңа карамастан, ул үзен җитди куркыныч астына куя. Халык арасында кешеләр бер-берсе өчен куркынычның төп чыганагына әверелә. Массакүләм чараларда катнашуның тискәре нәтиҗәләрен киметү максатында белергә һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм истә тотарга кирәк – халык төркемендә теләсә нинди тоткарлану яки дөрес булмаган гамәлләр кеше тормышы өчен куркыныч булып тора.


saby.tatarstan.ru

10 август көнне Байлар Сабасы бистәсендәге «Гаилә» ял паркында Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сабам минем гүзәл ягым»дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән берлектә, Саба районы тарихы  буйлап сәяхәт ясадылар. Районыбызның кайсы авылларыннан торуын, аның территориясендә күпме халык яшәвен белделәр, районыбыз символларын искә төшерделәр. Шулай ук «Мин яшәгән район" дигән темага әңгәмә-сәяхәт үткәрделәр, районның истәлекле урыннарын һәм һәйкәлләрен искә төшерделәр. Районның һәм авылыбызның  горурлыгына  ия булган кешеләр турында сөйләделәр. Россиянең төрле почмакларындагы кебек үк, Саба районында да горурланырлык якташлар бар. Балалар безнең район турында шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар .Балаларны Ватаныбызга сакчыл карарга, аны якларга чакырдылар, киләчәк буын: «Бу минем Туган илем, ул минем йортым!» дип горурланырлык булырга тиеш.


saby.tatarstan.ru

10 августта Кызыл Мишә мәдәният йортында “Бер күрешү-бер гомер” дигән Коръән ашы үткәрелде. Бәйрәмгә шәһәр читендә яшәүче авылдашлары да чакырылган иде. Чара бер-берсен сагынучы дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Чара Кызыл Мишә авыл зираты территориясен төзекләндерү эшләрен оештыруга зур өлеш керткән авылдашларына рәхмәт хатлары тапшыру белән башланып китте. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Лесхоз авылы имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт, Кызыл Мишә авылы имам-хатыйбы Дамир хәзрәт, матур вәгазьләр әйтеп, очрашуны тагын да бизәделәр. Барысы да бу чарадан бик канәгать калдылар. Кунаклар, коръән ашының авыл яшьләре хәзерләгән җимешләрне ашап, чәй янында матур гына сөйләшеп, истәлекләре белән уртаклашты. Бәйрәм авылдашларыбыз күңелендә якты истәлекләр генә калдырган дип ышанабыз.


saby.tatarstan.ru

10 август көнне, Гаилә елы кысаларында ,Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, традиция буенча, “Әйдәгез, дус яшик” дигән балалар концерты оештырдылар. Чара мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балаларны берләштерде. Концертны иҗади номерлар, яңа талантлар, күңелле кәеф озата барды. Балалар биюләр, дуслык, туган як, гаилә турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Балаларның чыгышлары онытылмаслык булды. Тамашачылар кечкенә артистларны озак һәм җылы алкышларга күмделәр. 


saby.tatarstan.ru

Беренче укытучы... без бу сүзне еш әйтәбез, ләкин аның безнең тормышта нинди зур роль уйнавы турында уйланмыйбыз. Бәләкәй кызлар һәм малайлар арасыннан уңышлы, бәхетле кешеләр булып үссеннәр өчен, укытучыларның һәр укучысына күпме көч, хезмәт, җан, түземлек салуларын күз алдына да китерүе кыен!

Олы Нырты мәдәният йортында «Беренче укытучым» исемле истәлекләр сәгате булып узды. Чара кысаларында мәдәният хезмәткәрләре кунаклар белән бергә беренче укытучы Нәзирә Сәгыйть кызына кунакка бардылар. Акциядә катнашучылар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә өйләренә барып, укытучыга белем һәм тәрбия бирү буенча бәяләп бетергесез һәм мөһим хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Класс исеменнән истәлекле открыткалар һәм сувенирлар, чәчәк бәйләме һәм торт бүләк ителде. Катнашучылар мәктәп, яраткан фәннәр, беренче билгеләр турында балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.

Беренче укытучы – ул сиңа беренче белемнәрне бүләк иткән кеше генә түгел, ә сиңа мәктәпкә һәм укуга мәхәббәт тәрбияләгән кеше дә. Барысы өчен дә рәхмәт аңа!


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International