ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2024 ел
сишәмбе

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Туган як сукмагы буйлап» экологик сәгать-экскурсия үткәрделәр. Чара барышында укучылар табигать, урман, чишмәләр матурлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы — туган якның байлыгы турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәре ярдәмендә балалар аланда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары балалар хайваннар турындагы табышмакларны, «Аланда нәрсә үсә?» дигән викторина сорауларын чиштеләр. Балаларның туган як табигате, Татарстанның Кызыл китабы, табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар; табигатьнең кыйммәтлегенә ышаныч формалаштырдылар һәм аны саклау кирәклегенә нәтиҗә ясадылар; табигать алдында җаваплылык хисе тәрбияләү, кызыксыну һәм мәхәббәт-балачактан ук бурыч!


saby.tatarstan.ru

Гаилә елы уңаеннан, Хантимерләр нәселе мәдәният йорты белән берлектә, "Үткәннәрдән-киләчәккә" дигән исем астында нәсел очрашуы үткәрделәр. Хантимер нәселе - "Без тарихта эзлебез" республика конкурсы җиңүчеләре. Әлеге бәйрәмнең максаты да туганлык җепләрен ныгыту, туган җанлылыкны, туганлык хисләрен арттыру максатыннан оештырылды. Бәйрәм барсының күңеленә дә хуш килде. Эчкерсез сөйләшүләр, уеннар, җырлар, биюләр - барсы да булды бәйрәмдә. Очрашудан һәркем күтәренке рухта, аралашып, очрашып, туганлыкның кадереп белеп яшәргә кирәк дип таралыштылар.


saby.tatarstan.ru

Курсабаш авыл китапханәсендә совет язучысы, сценарист һәм драматург Анатолий Георгиевич Алексинның тууына 100 ел тулуга багышланган "В стране веселого детства" исемле әдәби сәгать үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Халыкара светофор көнендә, район балалар китапханәсендә укучылар өчен «Безнең Светофор дустыбыз»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм алар һәрвакытта да кешеләрнең йөрәкләрендә җанлы урын таба. Районыбыз язучы-шагыйрьләренең исемнәрен популярлаштыру максатыннан 5 августта Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Танылган якташ-язучылар"дигән танып-белү сәгате үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Икшермә авыл китапханәчесе Тат.Икшермәнең «Кояшкай»балалар бакчасында Ш.Перроның «Кызыл калфак»әкиятен кычкырып укыды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Мультимедиа җайланмаларын көйләү, гидравлика җайланмасын урнаштыру, декоратив штукатурка эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бүген Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр " клубының чираттагы утырышы оештырылды. Очрашуда катнашучыларга тарихи биналар, зур әһәмияткә ия урыннар турында сөйләнелде.Чишмәләр, һәйкәлләр һәм архитектура корылмалары районыбыз турында йөзләгән риваятьләр саклый. Катнашучылар авылларның исемнәре барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар. Саба районы 1930 елда оешкан, әмма аның территориясендә алты гасыр элек үк торак урыннары булганы билгеле. Район үзәге - Байлар Сабасы авылы-иң борынгылардан берсе, аның турында беренче тапкыр XIV гасырда искә алына. Иң беренче торак урыннар, кагыйдә буларак, елга буйларында урнашкан һәм аларны үтеп булмаслык, кара урманнар уратып алган. Хәзер дә районның шактый территориясен урманнар алып тора.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2024 ел
дүшәмбе

Август аенда "Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" рәсем сәнгате бүлеге уку имтиханнарына чыгарылыш укучыларын әзерли. Кулны язу имтиханның үзендә вакытны бушка уздырмау өчен бик мөһим.
 Шуңа күрә әзерлек барышында төп бурыч — гамәлләр автоматлаштырылсын өчен барысын да мөмкин кадәр күбрәк эшләү. Идеяне тормышка ашыру, эскизларны күчерү, техникада турыдан-туры эш автоматтагы кебек барырга тиеш. Моңа ирешү өчен, әлбәттә, күп күнегүләр ясарга кирәк. Шулай булгач, практика һәм тагын бер тапкыр практика. Укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Шекше мәдәният йортында "Гаилә агачы" дип исемләнгән иҗат кичәсе оештырылды. Анда актив балалар катнашты. Алар агач эшләнмәләр һәм акрил буяулар ярдәмендә үз куллары белән матурлык тудырды. 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International