ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Гидравлик платформаны һәм мультимедиа җиһазларын көйләү буенча эшләр алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

22 октябрь көнне Саба район китапханәсендә "Алтын куллар"клубының чираттагы утырышы булды. Катнашучылар өчен " Көзге табигать "темасына әдәби викторина оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.  23 октябрь көнне Саба район китапханәсендә 4 номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасының уртанчы төркеме балалары  өчен  «Китаплар төрле була»  дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

21 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Матурлык, табигать һәм кеше турында» уен сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәчеләр табигать турында шигырьләр укыдылар, Шәмәрдән авылы буйлап кыскача экскурсия үткәрделәр. Катнашучылар конкурсларда, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, тематик шаян сорауларга җавап бирделәр. Чара вакытлы матбугатка күзәтү һәм тематик видеоролик карау белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19 октябрь көнне Иштуган авыл китапханәсендә «Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә " дигән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. Китапханә мөдире балаларга матбугатның нәрсә икәнен сөйләде, китапханә алдыра торган вакытлы матбугат басмалары белән таныштырды, иң кызыклы рубрикаларга тукталып, шулай ук балаларга ошаган басмаларны укырга тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп журналлар карадылар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм гаҗәеп серләр һәм ачышлар дөньясына чумдылар. Һәркем басмаларның матурлыгын, кызыклы эчтәлеген, күңел ачу рубрикаларының күплеген: кроссвордлар, шарадлар, тестлар, комикслар булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, ошаган журналларны балалар үзләре белән ала алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Матур, алтын көз беркемне дә битараф калдырмый. Илһам, иҗат омтылышы, онытылмаслык кызыклы эшләр тудыру вакыты. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен гадәти булмаган мастер-класс үткәрелде. Көзге бакчадан алынган материаллар ярдәмендә  Лесхоз урта мәктәбе укучылары белән декоратив панно ясау оештырылды. Чарада катнашучы һәркем  фантазиясен үз куллары белән тормышка ашыра алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Миргазиз Укмасый юлы” дип аталган туристик маршрут буйлап килгән шагыйрьнең якташларына, аның иҗаты белән кызыксынучыларга экскурсия уздырылды. Казан кооператив институтының Татар мәдәният үзәге  җитәкчесе Флюра Галимҗан кызы Абдуллина җитәкчелегендә килгән шагыйрь Миргазиз Укмасыйның якташлары, аның иҗаты белән кызыксынучылар музейдагы һәр экспонатны кызыксынып карадылар, якташ шагыйрьләре белем алган шушы данлыклы мәдрәсәдә  басып торулары  аларда горурлык хисе уятты, шагыйрьнең аянычлы тормыш юлы, иҗаты турында да өстәмә мәгълүматлар ишеттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Агач эшләнмәләрен буяу- ин мавыктыргыч шөгыльләрнең берседер мәгаен. Мастер класс- һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен зур мөмкинлек. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Агач эшләнмәләрен буяу, төрле бизәкләр төшерүнең төрле техник үзенчәлекләре бар. Укучылар шулар белән мастер класста якыннанрак  таныштылар. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп, агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

18 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Мин һәм закон» дигән хокукый әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү. Укучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белем алуга, медицина ярдәме күрсәтүгә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр алдылар. Шулай ук укучыларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Аларны үтәргә: ата-аналарны тыңларга, намус белән укырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Йомгаклап, балалар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Кызыклы китап белән очрашу-ул һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Китапханәдә төрле  зәвыктагылар өчен китаплар кайтарылды, китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар күп килүчеләрне сөендерәчәк. Укучыларны әдәби яңалыклар белән таныштыру өчен Олы Кибәче күчмә китап бирү пунктында «Яңа китаплар,сезнең өчен!" күргәзмәсе эшләде. Китапханәче яңа килгән әдәбият турында сөйләде. Укучылар яңа китаплар белән бик рәхәтләнеп таныштылар, һәм китапларны өйләренә укырга алдылар. Кич белән китапханәгә килгән укучылар да  яңа китаплар белән таныштылар

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International