ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

7 гыйнварда « Татарстанда Кыш» проекты кысаларында Ике басу Арташ мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә «Канатлы дуслар өчен җимлекләр! » экологик акциясенә кушылдылар. Кыш-кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм күп карлы булса. Балалар кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Китапханәче безнең якларда кышлаучы кошлар турында китап битеннән сөйләде балалар кошларның төрләре, аларның туклануы һәм яшәү урыннары турында мәгълүмат белән таныштылар. Чара азагында җимлекләргә азык: ярма, ипи валчыклары салдылар һәм агачларга элеп куйдылар. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын – елның иң авыр вакытында кошларга исән калырга ярдәм итүләрен аңладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

8 январь көнне «Асылташ» бию коллективы саф һавада уеннар уйнарга килде. Кыш-елның искиткеч вакыты. Салкын һавадан ләззәтләнергә, карда аунарга, уйнарга мөмкин. Балалар бик рәхәтләнеп йөгерделәр, уйнадылар!
Саф һавада уеннарда катнашу бик күп уңай хис-кичерешләр һәм күңел күтәренкелеге тудырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Гомәр Бәшир улы Бәширов-Совет татар язучысы, шагыйрь, редактор, очерклар язучы, хәрби хәбәрче, фольклорчы галим һәм җәмәгать эшлеклесе. Гыйнвар аенда аның тууына 125 ел була. Юбилей датасы уңаеннан, 5 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Гомер Бәширов – күренекле әдип» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә «Күңел дәфтәре», «Гыйбрәт», «Җидегән чишмә», «Туган ягым – яшел бишек» кебек китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Һөнәрне дөрес сайлау-тормышта үз урыныңны табу дигән сүз. 6 нчы гыйнвар көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе Түбән Шытсу мәдәният йорты белән берлектә «Һөнәрләр күпере» дигән викторина үткәрде. Чара барышында балалар дөрес һөнәр сайлау турында сөйләштеләр, бүген һәм якын киләчәктә Россиядә иң кирәкле һөнәрләр белән таныштылар. Алар табышмакларны, филвордны чиштеләр, хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында һәр катнашучы үзенең лаеклы бүләген алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа ел-ул бәйрәм чоры, шатлык һәм күңел ачу, яхшы кәеф вакыты! 5 январь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты Шәмәрдән авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен "Серле Чыршы" викторинасы үткәрде. Чара барышында "Әдәби геройны сурәтлә", "Әкияттән битлек", "Филвордлар" кебек мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Шулай ук чара барышында балалар кыш һәм Яңа ел маҗаралары турындагы китаплар белән таныштылар. Чара бик тату һәм җылы шартларда узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан 6 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Сүз остасы» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче катнашучыларны авторның биографиясе, тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Гомәр Бәширов — Татарстан АССРның халык язучысы. Язучылык эшчәнлеген 1930 елларда башлый. Аның иҗаты «татар халкы мәдәниятенең алтын фонды»на керә. Бәширов татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә, аңа битарафлык — кеше язмышына да битарафлык чагылышы ул.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Хәрәкәтчән уеннарны балалар аеруча ярата, чөнки алар-шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы.6 январь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән " Ура , каникуллар!" исем астында хәрәкәтчән уеннар уйнаттылар.Чараның беренче минутларыннан ук залда бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Балалар төрле бәйгеләрдә һәм хәрәкәтчән уеннарда бик теләп катнаштылар. Балаларның йөзләре шатлыктан һәм дәрттән балкып тора иде. Бу көн катнашучылар өчен кышкы каникулларның якты һәм истә калырлык дәвамы булды. Китапханәнең актив укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларның бәхетле елмаюлары-чараның бик шәп булуының иң яхшы күрсәткече!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6 января заведующая Больше-Ныртинской сельской библиотекой организовала для детей катание с горки «Быть здоровым — это здорово».

Перед началом катания ребята прослушали правила безопасности.

Во время минуток отдыха, с ребятами проведена беседа о том, что необходимо делать, чтобы улучшить и сохранить свое здоровье.

Но ключевым событием сегодняшней встречи было катание с ветерком. Сегодня ребята раскрыли простой рецепт здоровья - движение на свежем воздухе.

(Количество участников - 9)

 

 

6 январь көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Сәламәт булу — шәп» дигән чаңгы шуу чарами оештырды.

Шуу алдыннан балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен тыңладылар.

Ял минутлары вакытында балалар белән сәламәтлекне яхшырту һәм саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.

Әмма бүгенге очрашуның төп вакыйгасы җил белән шуу булды. Бүген балалар сәламәтлекнең гади рецептын ачтылар: саф һавада хәрәкәт итү.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре - әкият һәм тылсым чоры... Яңа ел бусагасын атлап кергән көннәрдә, күңелдә аеруча җылы була. Бу гаҗәеп вакыт, йөрәк һәм җан могҗиза көтеп тула..

 6 нче январь  көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кышкы әкият ясыйбыз" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучыларга кышкы әкият ясарга тәкъдим ителде. Һәркем үзенең рәсемендә гаҗәеп һәм онытылмас кышкы әкият турындагы күзаллауларын чагылдырды. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазиялелеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Китапханәдә  «Кышкы  әкият юллары буйлап” дтп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балаларның яраткан кышкы әкиятләре куелды. Алар арасында Х.Андерсенның «Снежная королева»,В.Одоевскийның «Мороз Иванович», Рус халык әкияте «Морозко», «По шучьему веленью» һ.б.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5 январьда  күренекле татар язучысы, публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе, 1886 елның 1 гыйнварында туган Фатих Әмирханның юбилеена Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә »Язучы һәм публицист»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Аның XX гасыр башы иҗтимагый тормышының актуаль мәсьәләләренә карашын чагылдырган романнар, повестьлар, хикәяләр, шулай ук мәкаләләр һәм публицистик хезмәтләре кебек иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде. Татар әдәбиятының алтын фондына кергән һәм милли проза үсешенә сизелерлек йогынты ясаган әсәрләргә аерым игътибар бирелде. Сәнгать әсәрләреннән тыш, килүчеләр Фатих Әмирхан иҗатына багышланган биографик материаллар, фотосурәтләр белән таныша алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International