ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2024 ел
сишәмбе

Фронттан килгән хатлар... Сугыш елларында бу кешенең бер-берсен меңнәрчә километр ераклыкта ишетү өчен бердәнбер мөмкинлек булган. Бу хатлар сугышның кайнар сулышын саклый. Бу хатлар безнең буынны шул ерак еллар белән бәйләүче бер җеп. Саба гимназиясе укучылары өчен Район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре тарафыннан «Солдат хатлары» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Чара барышында балаларга берничә хатның эчтәлеге укылды. Әлеге чараның максаты үз Ватаны, үз халкы өчен горурлык, патриотизм хисе тәрбияләү, сугыш вакытында килгән хатларның мөһимлеген аңлау, Ватанны саклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2024 ел
дүшәмбе

3 май  көнне район  китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен брелок ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара ахырында укучылар китапханәдәге матбугат белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
май, 2024 ел
җомга

2 майда Түбән Шытсу төп мәктәбендә А.Кәримуллин район китапханәсе эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау,сумка- шоппер буяу һәм алкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Һәркем үз эшен үз фантазиясенә нигезләнеп башкарды.
Пушкин картасы буенча 46 билет алынды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2 май көнне Саба район балалар китапханә китапханәчесе Шакирҗанова И.И. Шәмәрдән лицееның 4 “В” сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән  интеллектуаль сәгать үткәрелде. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”,  “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.  Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024нче ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышында “Тарих шәхесләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Утырышта Марданов Валентин Исхак улы турында турында сүз алып барылды. Ул авылда сирәк очрый торган «Фарзон» тракторын беренчеләрдән булып алып кайта, җирне бергәләп эшкәртү буенча «Эш» дип исемләнгән оешма булдыручы шәхес буларак билгеле.Чара барышында катнашучылар фикер алыштылар, якташыбыз тормышы турында мәгълүмат тупладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 23 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы  номерлы “Балачак”  балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Тукай иленә сәяхәт”  дип аталган квест-уенын үткәрделәр. Балалар биремнәрне үтәп, әсәрләр буенча табышмаклар, викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныдылар һәм Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.  Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

22 апрельдә зур бәйрәм - Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә 1 "А", "Б" сыйныф укучылары өчен «Җир безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга Җир көненең тарихын,  бәйрәм символлары эмблема, флаг һәм Дөнья кыңгыравы турында сөйләделәр. Шулай ук, Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм экологик кагыйдәләр белән таныштырдылар. Чара ахырында “Халыкара Җир көне” видео - презентациясен карау укучыларга матур планетабызны тагын да матуррак итәр өчен ничек сакларга кирәклеген аңларга ярдәм итте!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2024 ел
шимбә

20 апрель көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Район китапханәсе "Районкүләм өмә"гә кушылды

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Һөнәр - ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. 19 апрель көнне Саба район китапханәсендә  Саба гимназиясенең 7 “А” сыйныф укучылары өчен “Кем булырга?”дип исемләнгән чара уздырылды. Китапханәчеләр хәзерге заман китапханәчесе  барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы, кеше белән уртак фикер таба белергә, кешене тыңлый, аңлый белергә, заман белән бергә атларга тиешлеген сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар: китапханәче һөнәренә кайда укырга була, китапханәче китапны озак вакыт тапшырмаган яки аны югалткан кешеләр белән ничек эш итә, китапханәдә махсус белемсез эшләргә мөмкинме һәм башка барлык сорауларга да җавап алдылар. Чара  тулы метражлы «Хезмәт кешесе» дип аталган документаль фильмын карау белән тәмамланды. Укучылар документаль фильм караганннан соң һөнәр сайлау үзеннән-үзе яки очраклы булырга тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2024 ел
җомга

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Бу вакыйганы искә төшерү нияте белән Саба туган якны өйрәнүчеләр музеенда “Яшь тарихчылар” клубына йөрүчеләргә хәтер сәгате уздырылды. Бу чараның максаты 1941-1945 елда оккупацияләнгән  территориядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның булышчыларының тыныч совет гражданнарына карата кылган җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Чара кысаларында "Вакыт срогыннан башка" видеоролигын карау да оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International