ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе быел Россиядә 13нче тапкыр узачак. Быелгы акциянең темасы – “Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз”. «Библиотөн» акциясен оештыручылар — Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Россиянең мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 17 апрельдә район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә белән китапханәгә» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен  гаилә бәйрәме үткәрделәр. Китапханәчеләр ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәреп, китапханә тарихын һәм китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләрне сөйләделәр. Чара әкияти әсәрләр буенча сәяхәт белән дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән бергәләп сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларны чиштеләр. Шулай ук, балалар әти-әниләре белән бергә рус халык әкиятен “Шалкан”ны курчаклар белән сәхнәләштерделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә курчаклар ярдәмендә чын актерларга әверелеп, әкиятне генә түгел, ә бәйләнгән сөйләмне, үзләренең артистлык сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Чара Г.Тукайның “Бала белән күбәлек”шигыре буенча мультфильм күрсәтелеп, “Матур күбәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

12
апрель, 2024 ел
җомга

Бүгенгесе көндә мәктәп укучылары космос, йолдызлар, космонавтлар турында күп сораулар бирәләр, чөнки бу тема алар өчен бик тә кызыклы. Кояш, ай, йолдызлар бер үк вакытта бик якын һәм шул ук вакытта бик ерак. Бала үзлегеннән генә кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба алмый, бу вакытта өлкәннәрнең ярдәме бик тә әһәмиятле

Нәкъ менә әлеге чаралар балаларга катлаулы материалны үзләштерергә мөмкинлек бирә, шуның белән танып белү процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космик викторина» узды. Бу чара яшь кунакларга бик ошады. Космос турындагы сораулар галәм турындагы белемнәрне тагын да арттырды, күп кенә кызыклы мәгълүмат тупланылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу үз иминлеге, сәламәт тәне һәм көчле рухы турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы һәркем өчен көн, бу сәламәт милләт үсешенә турыдан-туры тәэсир итә. 8 апрель көнне Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе Шакирҗанова И., Саба урта мәктәбенең китапханәчесе Әхтәмҗанова Г. белән берлектә, 4 «А» сыйныф укучылары өчен «Спорт, сәламәтлек, китап»дип исемләнгән тематик әңгәмә уздырды. Китапханәчеләр  укучыларга көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану турында сөйләделәр.  Чара ахырында укучылар, яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала дигән фикер ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2024 ел
якшәмбе

Саба урта мәктәбенең 5 "Б" сыйныф укучылары өчен Саба район китапханәсе бүгенге датада билгеләп үтелә торган халыкара шулпа көне уңаеннан татар халкының милли ризыклары турында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында китапханәче укучыларны безнең китапханәдәге аш-су китаплары белән таныштырды. Һәм алар нинди пешерү китаплары белән кулланалар, нәрсә пешерергә яратулары турында сөйләштеләр.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2024 ел
шимбә

Бүген Казан шәһәрендә "Яз хәрәкәте" исеме астында вокал һәм хореография сәнгатенең I Бөтенроссия конкурсы узды. Анда барлыгы 115 номер катнашты. Конкурста катнашучылар арасында Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен "Яшьлек" хореография коллективы да бар иде ( җитәкчесе Мөбарәкҗанова А.З.). "Хореография" номинациясендә әлеге коллектив 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
март, 2024 ел
якшәмбе

Район  китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен шәм ясау буенча мастер-класс үткәрелде, алар шәмнәрне җыярга һәм бизәргә өйрәнделәр. Чара ахырында укучылар китапханәдәге матбугат белән таныштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән буын вәкилләре өчен чираттагы музей дәресе Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узды.  Утырышта Саба урман хуҗалыгы эмблемасының барлыкка килү тарихы турында фикер алыштылар. Урман хуҗалыгының символы булып урман кошы- ябалак  тора, ул акыл, зирәклек һәм уяулыкны символлаштыра. Ә дәрес ахырында, катнашучылар белән  әлеге чарадагы теманы ныгыту максатыннан, урман хуҗалыгы символы төшерелгән картина ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Ябалак кошы картинасын ясау аппликация техникасы буенча эшләнелде. Катнашучыларга музей дәресен үткәрүнең яңа форматы бик ошады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Сабабаш урта мәктәбенең 2,3,5 сыйныф укучыларына, Саба гимназиясенең 4 “А”сыйныф һәм Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен “Әкият илендә” – әдәби –интеллектуаль уен уздырылды. Уенда  “Пазл төзибез”, "Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит”, “Әкиятне яхшы беләсеңме?” һәм башка мавыктыргыч биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген, 26 мартта, Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Җырлап-биеп, уйнап – көлеп язны каршылыйк» исеме астында, татар милли бәйрәме «Нәүрүз» булып узды. Нәүрүз– язгы көн белән төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормыш тантанасы, юмарт уңыш елына өмет багълаган чор. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм изгелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

22
март, 2024 ел
җомга

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2024нче ел «Шәхесләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышында “Саба – даны шәхесләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге утырышта тарихчы, туган як төбәген өйрәнүче Сафин Ильдар Фатхулла улы Саба тарихы белән беренчеләрдән булып кызыксынган, өйрәнгән, архивларда эзләнүләр алып барган, район тарихында тирән эз калдырган, күп еллар буе җитәкче булып эшләгән -Хәмидулла Хуҗиәхмәтов турында сөйләде. Ул колхоз председателе булып 6 колхозда 30 елга якын эшли, колхозларда җитештерүчәнлекне нык күтәрә,шуңа да карамастан Саба тарихын барлый, язып бара, тарих белән кызыксынган кешеләрдән дә мәгълүмат туплый. Чарада катнашучылар үз фикерләрен җиткерделәр, әлеге утырыш мәгълүматка бай булды. Районыбызда шәхесләребезнең милләтебез өчен кылган эш-гамәлләрен халкыбызга җиткерү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү безнең бурычыбыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International