ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

1нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, Саба гимназиясенең 6 “Б”, “В” укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5  өлештән: “Туган телем-татар теле”, “Күп милләтле Татарстаным”, “Милли ашлар”,   “Бию көйләре” һәм “Туган ягым Татарстан” торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында шәм ясау мастер-классы үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада Саба гимназиясе укучылары катнашты. Алар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Алтын көз балаларга бу уку елында беренче каникулларны – көзге каникулларны бүләк итте. Саба район балалар китапханәсендә балалар өчен күңелле һәм танып белү чаралары башланды, аларның һәрберсе яшь укучыларны күңел ачуга гына түгел, ә аларга яңа, файдалы, нәрсәдер өйрәнергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән. Каникулның беренче көнендә китап укучыларыбызга “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”,  “Татар халкының милли уеннары” һәм “Серле сандык” тан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Ә чараның икенче өлешендә балалар алдан катыргыдан киселгән алъяпкыч, камзул  макетлары һәм төрле милли бизәкләр бирелеп, клей ярдәмендә милли бизәкләр ябыштырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Көзге каникул вакытында "Х. һәм А.Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  педагогик коллективы традицион рәвештә укучылар өчен иҗади сәләтне үстерү,  матурлыкны күрә белү, балаларда  туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә интеллектуаль чаралар үткәрә.  30.10. 2023 конне хореография сыйныфы укытучысы Мөбарәкҗанова А.З. һәм рәсем сәнгате укытучысы Газизова Г.Р. сәнгать мәктәбендә ике бүлектә параллель рәвештә укучы укучылар белән "Татар милли костюм һәм аның бизәге" темасына әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты - татар милли костюмы һәм бизәкләренең барлыкка килү тарихын өйрәтү, мәгънәсен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 29 октябрь көнне комсомолны кабул итүгә 105 ел тула. Шушы олы юбилей уңаеннан  пәнҗешәмбе көнне район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы , комсомолның тормыш мәктәбен үткән буын вәкилләре очрашты. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. Бу – ил тормышындагы үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Чарада катнашкан һәркем районның комсомол, пионер эшчәнлеген яктырткан китапларын, шигырьләрен, җырларын, шулай ук октябрят, пионер, комсомол атрибутикасы булган галстуклар, барабан, боргы, значоклар, һәм башка әйберләрне кызыксынып карады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Китаплар безне кечкенәдән каршы алалар һәм гомер буена якын дус булып калалар. 26нчы октябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре   1нчы номерлы "Шатлык" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр.  Балалар китапханәдә бик күп төрле формада  китаплар барлыгын белделәр. Үз куллары белән тотып карап, китаплар турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук китап басмалары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, 25 октябрь көнне  Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Китапсөярләр” клуб берләшмәсе өчен   “Безнең уен” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен 5 өлештән торды: “Күңел ачкычы”, “Милли киемнәр”, “Милли ашлар”,  “Милли бәйрәмнәр” һәм “Туган ягым Татарстан”. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре 10 нчы сыйныф укучыларына тематик сәгать үткәрделәр.​ Рөстәм Нәбиев һәм Дания Нагимның «Бөртекләп җыелган гомер» китабын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омск өлкәсендә солдат казармасы җимерелүеннән исән калганнарның берсе. Ул вакытта 24 кеше һәлак була. Рөстәм ике клиник үлем, җиде көн кома, 16 операция, 40 көн реанимация, 11 ай хастаханәгә яту кичерә. Аңа исән калу бәхете тиде, ләкин егет ике аягын да югалтты. Бу китапта Рөстәм үзенең фаҗигале язмышы турында сөйли. Үз фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаша. Авыр сынауларга карамастан, ул үзенең мөмкинлекләренә, көченә ышанычын югалтмый, өйләнә, ике кызы туа. Хәзерге вакытта тауларны яулый. Элекке десантчы социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битен актив алып бара, аның өчен «Иң тормышны ныгытучы блог» номинациясендә премия ала.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Альбина Шамилова плюшь җептән “Пончик” мендәрен бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Чара барышында китапханәче бәйләү өчен нинди эш кораллары һәм материаллар кирәк булачагын сөйләде. Чарада катнашучылар үзләрен бу сәнгатьтә сынап карадылар. Плюшьтән әйбер бәйләү-кызыклы процесс. Нәтиҗә һәрвакыт матур, кулдан ясалган әйберләрне һәркем зур бүләк итеп кабул итәчәк.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2023 ел
шимбә

Олы Кибәче авыл китапханәсендә аралашу сәгате үтте. Балалар үзләре өчен "Этикет", "Әдәплелек" төшенчәләрен ачтылар, әдәп, этикет һәм яхшы манералар турында китаплар белән таныштылар. Тәрбия бирү турында да, нинди кеше тәрбияләнгән, ә нинди надан булып саналуы турында да сөйләштек. Нинди гамәлләр дөрес һәм яхшы дип санала, ә ниндиләре кешенең тәрбиясезлеген күрсәтә. Әдәплелек дәресе балаларны мавыктыргыч формада этикетның төп кагыйдәләре, өйдә, мәктәптә, башка җәмәгать урыннарында һәм мәдәният учреждениеләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырырга ярдәм итте.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International