ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

​ 19 октябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Галиуллин Мәгъсүм Вәли ​ улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Һәр тарафта үз кеше!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Ул гомер буе җитәкче даирәләрдә эшләгән. Эшчәнлеге “Фидакарь хезмәт өчен” медале , күпсанлы һөнәри бүләкләр, район һәм республика күләмендәге Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән. Кичәдә юбилярны котлау өчен ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Саба районы Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Миннегулов Әмин Ибраһим улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. ​ Барысы да Мәгъсүм Вәли улын чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Мусин Ильназ һәм җырчы Айнур Гараев җыр башкардылар. Балалар, туганнар һәм дусларыннан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Күңел тынычлыгын югалткан заманда яшибез. Шушы авыр вакытларны ничек сабырлык белән үткәреп җибәрергә, өметләрне өзмәскә, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап табар өчен 19 октябрь көнне район китапханәсендә “Иманга илткән юл” проекты кысаларында очрашуга Алмаз хәзрәт Галимҗановны чакырдык. “Диндә һәр сорауга җавап бар”дип исемләнгән чарага Саба гимназиясенең 10 сыйныф укучылары чакырылды. Диннең тормыштагы роле,бала белән әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре, кыз-егет мөнәсәбәтләре, тормыш кыйммәтләре һәм башка бик күп төрле сорауларга Алмаз хәзрәт тулы җаваплар бирде. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Саба район китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы Г, 10 нчы А һәм Б нчы сыйныф укучыларына тематик сәгать үткәрделәр. Рөстәм Нәбиев һәм Дания Нагимнең «Бөртекләп җыелган гомер» китабын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омск өлкәсендә солдат казармасы җимерелүеннән исән калганнарның берсе. Ул вакытта 24 кеше һәлак була. Рөстәм ике клиник үлем, җиде көн кома, 16 операция, 40 көн реанимация, 11 ай хастаханәгә яту кичерә. Аңа исән калу бәхете тия, ләкин егет ике аягын да югалта. Бу китапта Рөстәм үзенең фаҗигале язмышы турында сөйли. Үз фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаша. Авыр сынауларга карамастан, ул үзенең мөмкинлекләренә, көченә ышанычын югалтмый, өйләнә, ике кызы туа. Хәзерге вакытта тауларны яулый. Элекке десантчы социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битен актив алып бара, аның өчен «иң тормышны ныгытучы блог»номинациясендә премия ала.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18 октябрьдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Любознайки» клуб берләшмәсе өчен «М.Ю.Лермонтов дөньясы» дип  исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Мультимедиялы презентация ярдәмендә укучылар М.Ю. Лермонтов тормыш юлы һәм иҗаты буенча виртуаль сәяхәттә булдылар. Укучыларга М. Лермонтовның шигырь генә язмыйча, ә скрипкада һәм фортепианода уйнавы, үз шигырьләренә музыка язуы, картиналар да ясавы билгеле булды. Чара ахырында укучылар  «Парус», «Утёс», «Осень» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Лесхоз бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы өлкән буын вәкилләре өчен мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты төрле ысуллар белән картиналар ясау булды. Музей хезмәткәрләре, чарада катнашучы һәр кешенең мөмкинлекләрен исәпкә алып, эшне башкардылар. Чарада катнашучылар бик теләп чәчәк композицияләре төзеделәр, уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Саба район балалар китапханәсе «День лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XI Төбәкара акциясендә катнашты. Саба гимназиясенең 4 "Д" сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр акция турында һәм рус шагыйре, талантлы рәссам, драматург М. Ю. Лермонтов тормышындагы якты вакыйгалар турында сөйләделәр. «Страницы жизни русского поэта» китап күргәмәсендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китапханәдә булган әдәбият, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде. Чара ахырында укучылар  «Парус», «Утёс», «Осень» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы  балалар  иҗаты  өчен  илһам  чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да.  Бала белән бергәләп эшләнмәләр ясау бик күңелле шөгыль. Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар!  16нчы октябрьдә Саба район балалар китапханәсендә  Саба гимназиясенең  1 "Б" сыйныф укучылары өчен миләш яфракларыннан керпе ясау буенча «Көзге фантазияләр»  дип исемләнгән мастер-класс  үткәрелде.Чара ахырында көз фасылына багышланган китапларга күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" дигән конкурс игълан итте. 14 октябрь көнне  Корсабаш мәдәният йортында Яңа Мичән мәдәният йорты, китапханә, Иске Мичән мәдәният йорты, Керәнле авыл клубы  тамашачыларга "Язгы чәчү "халык традициясен тәкъдим итте. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.


saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2023 ел
шимбә

Саба гимназиясенең 2 "Г" сыйныфы укучылары өчен “Без Әдәби Аланда”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар “Әдәби алан” проекты белән таныштылар. Чарада  китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелган милли киемнәргә күзәтү ясалып,  укучылар  җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2023 ел
җомга

13 нче октябрь көнне Саба район китапханәсендә “Татарча диктант Яз -2023” акциясе узды. Татарча диктантның төп максаты -  татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.  Шулай итеп бүген һәркем туган теленең ни дәрәҗәдә камил белүен тикшерә алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International