ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән буын -ул безнең әби- бабаларыбыз, әти- әниләребез. 1 октябрь бәйрәме өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында , китапханәче белән берлектә «Көзләрнең дә була үз яме" дип исемләнгән ял кичәсе оештырылды. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Р.З. Сафаргалиев , авылыбызның имамы Мансур мулла өлкәннәргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр."Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларда, үзләренең әби- балаларына матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәмебезне тагында бизәүчеләр, махсус кунакларыбыз, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче- Габделхаков Газинур абый җитәкчелегендәге " Нәүрүз" халык фольклор коллективы чыгышы булды. Аларның моңлы җырларына, өлкәннәребез үзләре дә кушылып жырлардылар.Кичәдә катнашучылар бер-берсенә матур теләкләр теләделәр, яшьлек елларын искә алдылар. Чәй табыны артында узган әлеге җылы очрашу һәркемнең кәефен күтәрде, яшәү көчен арттырды. Кичә ахырында, авылыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы Гаффарова Мөнәвәрә апа, бәйрәмдә катнашкан һәркемгә үзенең изге теләкләрен җиткерде.Бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән "Нырты» авыл хуҗалыгы җәмгыятенә өлкәннәребез исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

30 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2022 елда яңа регионнарның РФ составына аның субъектлары хокукларында керүе турында халыкара килешүләр имзаланды. Яңадан берләшү яңа төбәкләр өчен генә түгел, ә тулаем Россия өчен дә мөһим тарихи вакыйга булды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «Без бергә - без бердәм!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар үзләре өчен яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул иттеләр, Россия картасында яңа территорияләрнең урнашуын карадылар. «Без бергә», «без бердәм» төшенчәләренең мәгънәләре ачылды. Бу укучыларда патриотизм хисен уятырга мөмкинлек бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

30 сентябрьдә Саба район китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы булды. Китапханә буенча экскурсия үткәреп, эшчәнлек, проектлар, ирешелгән нәтиҗәләр белән белән таныштырдык, тәҗрибә уртаклаштык. Кунакларыбыз хезмәтебезгә зур бәя бирделәр.
 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне тагын да күңелле һәм файдалы итү, туган ягыбызның матур табигате, бай тарихы белән таныштыру максатыннан Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча  экскурсия оештырды.

Якташларыбыз Сабаны бөтенләй башка яктан ачып, күп яңа мәгълүмат туплап, җылы аралашу һәм күңелле ял өчен рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

26 сентябрь көнне Саба үзәк китапханәсендә китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Гомер көзләренә ямь өстәп, кайтып килик әле яшьлеккә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Еллар оча, аларны куып җитеп булмый —

Сәгать көннән-көн алмашынып ашыга...

Ләкин беләм, гаҗәпләнүдән арымыйм,

Көзең чакырган арада.

 

Көз - елның иң гаҗәеп вакыты. Безне чолгап алган төсләрнең төрлелеге буенча аның белән бүтән бернәрсә дә чагыштырырлык түгел. Ләкин, шул ук вакытта, бу тиз үзгәрүчән вакыт: әле һава якты кояш белән шаяра, әле кинәт болытлар ябырыла, яңгыр ява башлый. Көзен кәеф үзгәрә. Еш кына нәкъ менә көз көне кешеләр меланхолиягә бирелә, моңсулана.

 

27 сентябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Кәеф төсе - көз»дигән чара үткәрделәр. 

 

Чарада катнашучыларга фикер алышырга тәкъдим ителде «Ә кәеф нигә бәйле соң?». Ачыкланганча, күп факторларга: һава торышыннан да, кәефтән дә, дөньядагы вәзгыятьтән дә һәм тагын бик күп нәрсәләрдән дә. Чара вакытында алар кәефкә әйләнә-тирәдәге төс йогынты ясавын белделәр. Моннан тыш, кешегә ошаган төс аның турында күп нәрсә сөйли икәнен дә белделэр. Каташучылар викторина, уеннарда, игътибар һәм зирәклек конкурсларында бик теләп катнаштылар. Бу көнне Көзге кәеф шатлыклыга алышынды!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27
сентябрь, 2025 ел
шимбә

26 сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Олы Нырты «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көзге патшалыкка сәяхәт» үткәрделәр. 

«Сәяхәт» күрсәткәнчә, балалар - елның иң матур һәм юмарт чоры – көзнең чын сөючеләре. Алар һәр көз аеның үзенчәлекләрен һәм билгеләрен рәхәтләнеп искә алдылар, көзге серләрне белүдә ярыштылар. Балалар «Уйлап кара» шаярту викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Кайнар кабак», «Урып-җыю»уеннарында катнаштылар. Шуннан соң балалар «Көзге китаплар» китап күргәзмәсе материаллары белән таныштылар. Ахырда балалар рәсемнәрне көзге мотивларга буядылар. Чара күңелле дустанә атмосферада узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24 сентябрь көнне  Үзәк балалар  китапханәсендә   “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүче урта төркем балалары кунакта булдылар. Алар өчен экскурсия, китап һәм журналларга күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бүген Явлаштау авыл китапханәсендә Явлаштау һәм Мишәбаш балалар бакчасында эшләүче һәм лаеклы ялга киткән балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен Тәрбиячеләр көне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан  бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарада катнашучыларны мәктәпнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Балтачова Р. К. тәбирикләде. Китапханәче бәйрәм тарихы, әти-әниләрнең котлауларын, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, тәрбиячеләр турында шигырьләр укыды. бергәләп кызыклы тарихлар искә төшерелде, кызыклы уеннар уйналды, баянчы кызыбыз Дианага кушылып матур җырлар  җырланды.  Чара ахырында тәмле җиләкле чәй эчелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2025 ел
җомга

Кабак - көзге уңышның файдалы культурасы. 24 сентябрь көнне Саба үзәк балалар китапханәсе  Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә  "Кабак-көз патшабикәсе"дип исемләнгән әдәби –кулинар сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр кабакның файдалы үзлекләре турында сөйләделәр, кабак турындагы мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырдылар. Шулай ук  Ф.Хөснинең «Кабак»хикәясен искә төшереп, фикер алыштылар. Чара кабактан  аш-боламык пешерү белән  тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International