ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

27 сентябрь көнне Саба район китапханәсендә татар рәссамы, график, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), РСФСРның халык рәссамы (1980)  Фәттахов Лотфулла Абдулмән улының 105 еллыгы уңаеннан  «Лотфулла Фәттаховка – 105» -  тематик киштә оештырылды.  Ул 1950-1980 елларда Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе, тематик картина остасы. Фәттаховның татар авылына, тарихи-революцион темага багышланган әсәрләре совет сәнгатенең классикасына әверелә: «Сабантуй» (1957), «Яңа буралар» (1959), «Революцион комиссар Мулланур Вахитов» (1964), «Совет властеның беренче елларында» (1967) һ. б. Аның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда,  Көнчыгыш халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Чуваш сәнгать галереясендә (Чебоксар) сакланалар.
 

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

24
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

Саба район китапханәсе "Кабак бәйрәме - 2023" район иҗат фестивалендә катнашты. Бәйрәм Байлар Сабасының үзәк мәйданында узды, анда кабак һәм башка яшелчәләрдән композицияләр күргәзмәсе булды. Китапханә хезмәткәрләре район халкы өчен фотозона оештырды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

21нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе 1нче номерлы  «Шатлык» балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек  төркеме өчен “Юлларда куркынычсызлык” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы профилактика бүлеге башлыгы Ягафарова Г.Н. катнашты.  

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

19 сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Китап сөярләр» клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Угадайка” дип исемләнгән  интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда “Әкиятләрне яхшы беләсеңме?”,  “Мәкальне дәвам ит”, “Тиз сөйләм”, “Кроссвордны чиш”, “Тәрҗемә ит” кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән балалар китапханәсе «Эрудит» клубы әгъзалары өчен “Минем һөнәрем - китапханәче” һөнәри юнәлеш бирү сәгате үткәрде. Балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. үзенең яраткан һөнәрен тәкъдим итте, китапханәче эшенең өстенлекләре һәм кызыклы мизгелләре турында сөйләде. Бу һөнәр искиткеч, ул иҗади, энергияле, талантлы кешеләр өчен зур мөмкинлекләр бирә. Балалар заманча китапханәче китап саклаучы гына түгел, ә укытучы, артист, маркетолог, психолог һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгеч дигән кызыклы әңгәмә тыңладылар.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

14 сентябрь көнне  район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек” (11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче  куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану  алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде, “Халык мәкален дәвам ит!”  уены уйнатылды, шигырьләр укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген балаларга әдәби белем бирү, аларны укуга җәлеп итү проблемасы кискен тора. Безне китапларны мәгълүмат чыганаклары: телевидение, компьютер уеннары, видеопродукция белән кысрыклау борчый, шуңа күрә китапханәләрнең  төп максаты – китапка хөрмәтне кайтару, балаларны һәм ата-аналарны укырга җәлеп итү. Балаларга китаплар тәкъдим иткәндә, аларның кызыксынуларын һәм омтылышларын исәпкә алырга кирәк. Аларга  китап сайлау иреге бирергә кирәк. Сайлау иреге укуга кызыксынуны арттыра, әсәрләрне кабул итүгә уңай йогынты ясый. 11 сентябрьдә 6 нчы «Балачак» балалар бакчасында Саба район китапханәсе китапханәчесе  Регина Миңнуллина ата-аналар өчен баланың шәхесен формалаштыруда укуның роле турында  әңгәмә үткәрде. Укучылар кызыксынуын үстерү буенча ата - аналар өчен киңәшләр дигән тәкъдим итү исемлеге таратты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

11 сентябрь көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен  Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Л.Н.Толстойның «Балалар өчен» дип исемләнгән кычкырып уку чарасын үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Л. Н.Толстойның әсәрләре файдалы һәм акыллы киңәшләр саклый, тирә-юнь дөньясын, игелекне, тапкырлыкны аңларга өйрәтә. Укучылар «Өч аю», «Филипок» әсәрләрен кычкырып укыдылар, табышмакларны чиштеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 9 сентябрендә (иске стиль буенча 28 август) рус әдәбияты тарихына, дөнья мәдәнияте хәзинәсенә кыйммәтле өлеш керткән иң бөек рус язучыларының берсе Лев Толстойның тууына 195 ел тула.

Лев Николаевич Толстойны психологизм остасы, роман — эпопея жанрын булдыручы, оригиналь фикер иясе һәм тормыш укытучысы дип атыйлар. Гениаль язучының әсәрләре Россиянең иң зур байлыгы. Аның мирасы 90 томлык нәфис һәм публицистик әсәрләр, көндәлек язулары һәм хатлар тәшкил итә.

Язучының юбилеена Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Урыс җаны көзгесе» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының танылган әсәрләре тәкъдим ителде: «Анна Каренина», «Война и мир», «Воскресение»,  «Детство. Отрочество. Юность» автобиографик трилогиясе, «Кавказский пленник», «После бала», «Севастопольские рассказы» хикәяләре һәм балалар китаплары булды. Әлеге китаплар укучы алдында язучының биографиясеннән фактларны, аның тормышы турында замандашларының истәлекләрен ачты, төрле яшьтәге һәм төрле зәвыклы укучыларга кызыклы булды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2023 ел
җомга

7 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр, скетч белән алып барылды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.      


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International