Районыбыз мәктәпләрендә кичә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. Уңышлы тәмамланган уку елын билгеләп, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары, Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре буенча “сәяхәт” иттеләр. Болгар шәхәренең “Ага базар”ында кыйммәтле җәнлек тиреләре сатып, сәүдә белән шөгыльләнделәр, Елантауга менеп “Зилант” белән очраштылар, Алабуганың риваятьләре белән таныштылар, Шайтан каласы дан тоткан тимерчелек эшенең коралларын үз күзләре белән күреп, хәтта күрекне өрдереп тә карадылар. Зөя утрау - шәһәренә көймәләргә утырып барырга туры килде, чөнки ни бары 24 көн эчендә төзелгән әлеге шәһәр һәр яклап су белән әйләндереп алынган. Чүлмәк ясаучылар эше беренче карашка гына җиңел һәм кызык икәненә дә нәкъ менә шушы утрауда төшенделәр. Тапкырлык һәм зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.
Чараны йомгаклап, укучыларга, халкыбызның милли, тарихи ядкарьләрен тагын да тирәнрәк өйрәнсеннәр дигән теләкләр белән, “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.
Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Идел Буе Болгар дәүләтендә ислам дине 922 елда кабул ителә, әлеге вакыйга хакында Богдад шәһәреннән килгән илче- Ибн Фадланның язмалары сөйли… 1100 ел элек булган вакыйга, бүгенге көнгә кадәр мөһимлеген югалтмаган.
Дистә гасыр, мең еллык тарих агымында ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән татар халкы, ләкин бернигә карамастан динне, милләтне саклап калганнар. Эзәрлекләүләр дә булмаган түгел, мәчетләрнең манаралары киселгән, дини китаплар юкка чыгарылган, намазлар яшертен генә укылган.
Нинди генә киртәләр корылмасын, татар милләтендә белем бирүгә һәрвакыт җитди караганнар һәм бу өлкәдә мәчет, мәдрәсәләрнең роле зур булган.
Сарман гимназиясенең 6 сыйныф укучылары белән үткән бүгенге очрашу да ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына, тарихыбыздагы зур вакыйгага багышланган иде.
“Ислам – религия мира” дип исемләнгән әңгәмә барышында, укучылар ислам динен кабул итү тарихы, Сарман ягының күренекле дин эшлеклеләре, мәчет мәдрәсәләре тарихы белән таныштылар.
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1984 елдан бирле бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Шулай ук ул дөнья мирасының күптөрлелеге һәм аны саклау өчен куела торган көчләр турында күбрәк белү мөмкинлеге бирә.
1972 елда ЮНЕСКО Генераль Ассамблеясе сессиясендә кабул ителгән һәм 1975 елның декабрендә үз көченә кергән Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау Конвенциясе мәдәни мирасны саклау буенча төп документларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы җирлегендә генә дә мөһим тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр бик күп.
Бүген исә, Сарман гимназиясенең укучылары белән бергә, үзебезнең Сарман районы буенча һәйкәлләрне, тарихи урыннарны барладык.
Үзәк паркта урнаштырылган монумент, стеллаларны, татарның легендар шәхесе Илһам Шакиров истәлегенә куелган бюстны, Тукай премиясенә лаек булган якташларыбызга багышланган стелланы бик тиз санап чыктылар, Бакыр базы белән Ленин бабайны да онытмадылар. Ә менә туган ягыбыз, Сарманыбыз аша агып үткән Минзәлә елгасының махсус саклау астында икәне барсы өчен дә яңалык булды. Әңгәмә барышында укучылар “Һәр һәйкәлдә авылым тарихы” дигән видеоролик аша, районыбызның төрле җирләрендә урнашкан тарихи урыннар, һәйкәлләр белән таныштылар, кайсылары махсус яклау астында икәнен, ә кайберләренең,тарих битләрендә урын алып торсалар да, әлегә ул исемлеккә кермәгәнен ачыкладылар.
12 апрель көнне Россиядә СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендә кабул ителгән Указы нигезендә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Аны дөньяда беренче тапкыр Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин тарафыннан "Восток" космик корабында космоска очу хөрмәтенә кабул итәләр.
Шул уңайдан Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мортыш-Тамак гомуми белем бирү мәктәбенең 5,6, 8 сыйныфлары укучыларына әңгәмә үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты - илебезнең космонавтика өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү, галимнәр, конструкторлар, очучы-космонавтлар белән таныштыру булды. Шулай ук, Юрий Гагаринның шоферы булып хезмәт иткән якташыбыз, Хуҗи авылы егете Гариф Сәйфиевнең тормыш юлы да сөйләп үтелде. Әңгәмә космос турында презентация белән үрелеп барды.
Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның җәмгыяттә үз урыннарын табу шартларының берсе - яраткан сәнгать төре белән шөгыльләнү, шул очракта бала үзен шәхес итеп тоя һәм үзенең кирәклеген аңлый.
Сәнгать шәхесне интеграцияләү, адаптацияләү һәм социальләштерү чарасы буларак эмоциональ халәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә, иҗади потенциал офыкларын ачарга һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.
Музыка сәнгате - кешелек өчен иң көчле коралларның берсе.
Музыка-искиткеч тәрбияче, һәм аның кыйммәте - шәхеснең әхлакый-эстетик һәм рухи потенциалын тәрбияләү, аның үсешен камилләштерү.
Музыка һәрвакыт игелеккә, матурлыкка җәлеп итүнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора.
"Мирас угы" проекты өстендә эшләгәндә, без аны сәламәтлекләре чикләнгән балаларның иҗади үсешенә ярдәм итәрдәй интерактив чаралар белән тулыландырырга тырыштык. Әлеге проект - халкыбызның, ата-бабаларыбыз чорына виртуаль сәяхәт булды, ул үз эченә бик күп кызыклы һәм файдалы чараларны алган. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән без археологлар, чүлмәкчеләр һәм тукучылар булып карадык. Ә менә проектның йомгаклау өлеше музыка сәнгатенә, халык музыка уен кораллары белән танышуга багышланды. Очрашу барышында тулы бер инструменталь ансамбль барлыкка килде.
"Мирас угы” проекты мөмкинлекләре чикле балаларга үз-үзләренә ышанырга, яңа мавыгулар табарга, яңа ачышлар ясарга белемнәрен арттырырга ярдәм итте, профориентация юнәлешенә дә үз өлешен кертте.
Ерак үткәннәрдә калган һөнәрләрнең бүгенге көндә кирәге юк диючеләр бардыр мөгаен.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проекты моның киресен дәлилли ала. Чөнки бүгенге көннең барлык уңайлыклары өчен без борынгыларга бурычлы. Нәкъ менә алар йөз еллар, хәтта гасырлар элек үзләренең тапкырлыгына, зирәклекләренә таянып безнең якты киләчәкнең беренче нигез ташларын салганнар. Әлбәттә, беребез дә савыт-саба ясарга кызыл балчык та әвәләми, кичләрен туку станы артында да үткәрми. Ләкин: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- дип юкка гына әйтмиләр. Кызарып баеган кояш белән тәмамланган һәр көн нечкә генә элпә булып шул нигезне ныгыта, калынайта, сыйфатландыра. Иртәгесе көннең иртәсе тагын да ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк булуга мөмкинлек бирә.
Шушы катлаулы, ләкин бик мөһим сорауларга җавапларны Сарман гимназиясенең 1 Б сыйныфы укучылары белән җентекләп өйрәндек.
Тарих корабының җилкәннәрен күтәреп Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре буенча сәяхәт иттек. Иң элек Болгар шәһәренең “Ага базар”ындагы сәүдәгәрләр белән таныштык. Бүгенге чордагы кебек кәгазь акча яисә пластик карта да булмаган заманнарда бер-берсе белән ничек исәп-хисап ясаганнарын ачыкладык, акча урынына йөргән кыйммәтле җәнлек тиреләре белән дә таныштык. Балалар, Елантауга менеп, Зилант белән очраштылар, Алабуга, Шайтан каласы хакындагы риваятьләр, Зөя утрау – шәһәре тарихы белән таныштылар. Сәяхәтнең һәр тукталышында аларны яңа ачышлар каршы алды, тапкырлык, зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.
Татар халкының милли гореф – гадәтләрен, аның тарихын киләчәктә тагын да тирәнтен өйрәнерләр дигән теләктә, аларга “Татар дөньясы” китабын очрашу истәлеге итеп тапшырдык.
Яхшы йорт җиткерер өчен - ныклы нигез булу ихтимал. Татар милләтенең Идел буе Болгары дәүләтеннән үк буыннан буынга күчеп килгән бай мәдәни мирасы, тарихи ядъкәрләре чиксез күп. Шуларга таянып, вакыт узган саен халкыбыз яңа үрләр яулаган, фәнни ачышлар ясап алга таба атлаган.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә шушындый ныклы нигез кирәк. Безнең “Мирас угы” проекты үз эченә татарның иң асыл сыйфатларын сыйдырган, борынгыларның ныклыгын, зирәклеген, тапкырлыгын чагылдырган һөнәрләрне алган. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче сабыйлар белән алдагы очрашуларда археология фәне, чүлмәкчелек һөнәре белән танышкан булсак, бу юлы тагын да кызыграк шөгыль әзерләп бардык. “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән интерактив чара аларга орчык, каба, тәрәшле тарагы, туку станы кебек моңа кадәр күрмәгән, ләкин бик кызыклы әйберләр әзерләгән иде.
Читтән генә карап утыру кемгә кызык булсын ди инде!? Балалар рәхәтләнеп йон яздылар, аннан аны кабага бәйләп,тәрәшле тарагы аша ипләп кенә тартып, җеп җегерләп, орчыкны биетергә дә тырыштылар. Иң сөендергәне беләсезме нәрсәдә иде? “Мин белмим”,- дип, бер генә бала да катнашырга тартынып утырмады. Киресенчә: “Апа, мин дә чыгам, мин дә чыгам”,- дип кулларын югары күтәреп теләк белдерделәр. Һәрберсенә махсус әзерләнгән кечкенә туку станнарын таратып, эшләү рәвешен аңлаттык. Кайберләренең хәтта үзенчәлекле рәсеме дә барлыкка килде.
Аннан иң кызыгы башланды: чын туку станында эшләү! Аеруча саклык, тырышлык белән карадылар алар бу эшкә. Ә инде эшләре барып чыккач, “авыз колакта, ә колак еракта” дип әйтәләр бит әле, монда да нәкъ шул күренеш иде. Бу сабыйлардагы көч, дәрт һәм сөенеч дәрәҗәсен аңлатып бетергесез булды.
Проектларны гамәлгә ашыру җиңелләрдән түгел, төрле кыенлыкларга дучар буласың, ләкин үз өстеңә йөкләп алган вазифаларны һичшиксез башкарырга кирәк. Шушы эчкерсез сабыйлар янына килгәч, барысы да онытыла, күңелне әйтеп аңлата алмаслык җылы хисләр биләп ала. Саубуллашулар... ярты йөрәк кала шулар янында. “Ә сез безгә икенче килгәндә нәрсә алып киләсез? Тагын кайчан киләсез? “Безгә навсегдага килегез!” дип, кечкенә булсалар да кат-кат рәхмәт әйтеп, озатып калдылар.
Ниһаять, без "Они защищали отчий дом " проектын тормышка ашыруның төп өлешенә керештек. Проект үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сарман аграр көллиятенең 1 курс студентлары белән очрашу төрле чорлардагы Ватанны саклаучылар экипировкасын күзәтүдән башланды. Алар физик яктан әзерлекле булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын көбә күлмәкне өсләренә киюгә үк аңладылар, әле бит калкан да тотасы, кылыч яисә уктан атып үз чикләреңне дә сакларга кирәк.
Бөек Ватан сугышы чорының плащ - палаткасы егетләр өчен чып-чын башваткыч булды, әмма алар моны да башкарып чыктылар. Аяк чолгауларын урарга өйрәнделәр, аны дөрес урау кирза итекле солдат өчен бик мөһим булуын аңладылар. Шуны да билгеләп үтәсе килә, яшьләр бик тату, бер-берсенә ярдәм итәргә, киңәш бирергә һәрвакыт әзер булдылар.
«Они защищали отчий дом " – тарих белән танышу, чын көбә күлмәк киеп карау гына түгел ул. Әлеге проект - үсеп килүче буынга җиңү өчен нинди кыйммәт бәя түләнгәнен күрсәтү юлларының берсе. Азатлык, туган җирдә яшәү, туган телдә сөйләшү мөмкинлеге өчен нинди сынаулар, кыенлыклар үтәргә туры килгәнен, аяз, тыныч күгебез бүгенге көндә иң зур байлык икәнен исбатлау да булды.
Тарихыбыз битләрендә яшеренгән мөһим һәм кызыклы вакыйгалар, борынгы шәһәрләр буйлап Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы укучылары сәяхәт итте. Сәяхәт вакытында алар тукталышлар ясап, Шайтан каласы, Казан Кремле, Елантау, Свияжск утрау- шәһәре, Изге Болгар белән таныштылар. Һәр тукталышта аларның тапкырлыгын, зирәклеклеген сынау өчен күптөрле биремнәр, башваткычлар әзерләп куелган. Сынауларны үтеп, тарих серләрен чишәргә аларга борынгы әби-бабаларыбыздан калган милли мирасыбыз ярдәм итте. Тизлек, дәрәҗә, осталык, бердәмлек, ныклык, максатчанлык, чыдамлылык, кызыксынучанлык, сизгерлеккә нигезләнгән традицияләр- болар һәммәсе дә безнең бөек мирасыбыз. Татулык, милли үсешебез һәм якты киләчәгебез хакына аларны саклау безнең бурычыбыз!!!
Очрашуның истәлеге итеп, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бастырылган -“Мирас угы” китабын тапшырдык. Әлеге китаплар “Татармультфильм”студиясеннән кечкенә тарих сөючеләргә күчтәнәч.
Язның беренче матур көннәрендә Мөслим муниципаль районының Түбән Табын авылына юл тоттык. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәп-интернатында безне инде зарыгып көтеп торалар иде. Очрашу, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Сарман район оешмасы – "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" белән уртак проектыбызны гамәлгә ашыру кысаларында үтте.
“Мирас угы” проекты балаларның буш вакытын оештыру гына түгел, ә бәлкем үз эченә кызыклы тарихи фактлар, тукучылык, чулмәкчелек, тимерчелек, зәркәнчелек һәм башка бик күп төрле милли һөнәрләр белән танышу, үзеңне яңа рольләрдә сынап карау; шулар белән беррәттән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җәмгыятькә яраклашу, мөстәкыйль тормышка әзерләү механизмнарының берсе булып та тора.
Проект кысаларында берничә интерактив чара каралган. “Путешествие в прошлое” дип исемләнгәне археология фәне һәм археолог һөнәренә багышланган. Аның барышында укучылар борынгы казылмалар, аларны эзләү ысуллары, сакланышы һәм фәнни яктан әһәмияте хакында белемнәрен арттырдылар.