ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан “Ак күңелле әниләр” дип аталган бәйрәм концерты булды. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлегеннән, Олы Шыңар урта мәктәбе вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Концерт программасы җырлы, биюле чыгышларга, күңелгә үтеп керүче шигъри тәлгәшләргә бай булды. Залда утыручы әниләргә иң матур теләкләр булып яңгырады алар.


saby.tatarstan.ru

27 нче ноябрь көнне район балалар китапханәсендә "Любознайки" клуб берләшмәсе өчен "Иң кадерле, иң яраткан-син ул бер генә" дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде.


saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23 ноябрь көнне, Кече Шыңар мәдәният йортында ,әниләр көне уңаеннан, "Нур" халык театры Раилә Мөхсинованың "Кайнар токмачлы аш" спектаклен сәхнәләштерде. Халык яратып өлгергән яшь артистларыбыз тамашачыны көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Спектакль бик күңелле килеп чыкты, тамашачыларның кайнар алкышлары - шуның дәлиле.


saby.tatarstan.ru

24
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Концертның икенче бүлегендә Ринат Миннебаевны Армиягә озаттылар. Авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтҗанов Коръән укыды. Дуслары һәм туганнары аңа үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәм бик уңышлы узды.


saby.tatarstan.ru

20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген 20 нче ноябрь көнне Саба район үзәк китапханәсе Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты белән берлектә “Китап бәйрәме” – әдәби кичәсен оештырды. Чарада Казаннан махсус кунаклар ​ Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газинур Морат, ”Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасарлары Габделбар Ризванов һәм Зөлфия Халиуллиналар,Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт катнаштылар. “Казан нуры” ансамбле баянчысы Булат Хисмәтов үзенең моңлы койләрен тамашачыга җиткерде. Шулай ук чарада IX Дөньякүләм “Әдәби марафон"да катнашкан финалистларны тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырылды. Инде икенче ел рәттән узучы II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә дә йомгак ясалды.


saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Авылыбызда каз өмэсе. Көз-кыш айлары, җәй карап үстерелгэн урдәк, казларны суя торган вакыт. 19 ноябрь көнне "Мизгел"фольклор ансамбеленә йөрүче Хазиева Сәрия апанын гаиләсендә каз өмэсе булып үтте. Бөтен шартына китереп " Мизгел" Фольклор ансамбеленә йөрүче өлкәннәребез белән казлар чистарттык. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

16 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, «Җырлап яшик»дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Концертка кадәр Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х. чыгышы белән халык җыены булды.
Якынлашып килүче " Әниләр көне» уңаеннан Сабабаш авылында концерт белән чыгыш ясарга булдык. Әни турында чиксез һәм бары тик иң яхшы сүзләр генә әйтергә була. Әни-ул безнең тормыш чыганагы, безнең фәрештә саклаучы. Әни безне барлык өстенлекләр һәм кимчелекләр белән ярата.Әни исән чакта-без балалар. Ул безне кояш кебек җылыта, үсәргә ярдәм итә. Сабыйның беренче сүзе-әни. Дөньяның барлык телләрендә дә ул бертөрле яңгырый, чөнки Әни дөньяда булган иң изге һәм яраткан кеше.
Авыл халкы безне бик җылы кабул итте. Без халык җырлары, заманча җырлар башкардык. "Үзбәк һәм татар" биюләре биедек. Шигырьләр сөйләдек.Һәм, әлбәттә инде, безнең фольклор коллектив җыр-бию белән чыгыш ясады.
 


saby.tatarstan.ru

17
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

17 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында " Ак теләкләр, ак юл сезгә! солдатны озату". Егетләр хәрби хезмәткә китте.Барлык катнашучылар да бәхетле юл теләделәр! Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм солдатларның хәтерендә озак сакланыр.


saby.tatarstan.ru

15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Кече Шыңар мәдәният йортында "Ак калфак" клубы әгъзаларының чираттагы дәресе - "самавыр сәгатенә чакырабыз, сезне"фольклор утырулары булып узды. Түгәрәк өстәл артында утырдык, җырлар җырладык, яшьлекне искә төшердек, утырулар күңел бәйрәме кебек иде. Һәр авылда, һәр авылда үз утырмалары булды. Яшьләр үзләрен күрсәтер өчен, башкаларга карарга, такмак белән ташланырга, шаярып-көлеп ярышырга җыенганнар. Бик җылы, күңелле очрашуыбыз булды.


saby.tatarstan.ru

13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Экологик бәйрәм-Песнәк көне Россиядә моннан берничә ел элек барлыкка килгән. Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр " кышкы кунаклар»н каршы алырга әзерләнә. Бу бәйрәм уңаеннан 13 ноябрь көнне Урта авыл клубында " Синичкин көне»үткәрелде. Балалар бу бәйрәмне күңелле викторина белән каршы алдылар. "Синички" һәм "Снегири" командалары кышлаучы кошларны искә төшерделәр, алар турында табышмаклар чиштеләр, халык сынамышларын искә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Шулай ук Шеңшке авылы китапханәчесе «кошлар дөньясы " дигән китапларга күзәтү үткәрде.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International