ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 1 июнендә Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» – «Обаятельный Шурале» X Бөтенроссия иҗади эшләр күргәзмәсе ачылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Программада : мастер класс, Казан шәһәре буенча , Иске Татар бистәсенә,Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсия оештырылды.
Әлеге чарада Кызыл Мишә мәдәният йортында йортыннан Хантимирова Алисә (җитәкчесе Хантимиров Айдар Ш.) 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды,истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.


saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

3 июнь көнне Килдебәк урта мәктәбе укучылары «Saba balahoner» - «һөнәрләр шәһәре» проекты кысаларында район мәдәният йортында булдылар, персоналның хезмәт бурычлары белән таныштылар. Экскурсиядән соң сәхнәдә үз көчләрен сынап карадылар һәм "Шалкан" рус халык әкияте мотивлары буенча спектакль куйдылар. Яшь актерлар һәм актрисаларга грамоталар һәм истәлекле билгеләр тапшырылды.


saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2 июнь көнне Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә "Искорка" "Газпром трансгаз Казан"  ҖЧҖ хезмәткәрләре балалары арасында үзешчән сәнгать фестивале узды. Бу фестивальгә ел саен Татарстан Газпромының барлык бүлекчәләреннән дә катнашучылар җыела. Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе бүлекчәсе исеменнән Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Нуриева Наилә (укытучысы Харрасова Лилия Альберт кызы) катнашты һәм III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан, Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханэ белән берлектә, “Милэшкэй” балалар бакчасына йоруче балалар очен “ Бәхетле балачак” дип исемләнгән балалар Сабантуе үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4
май, 2019 ел
шимбә

4 май көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре "ГАФЭЛЬ"гаилә компаниясенең бакчачылык сезоны ачылуны оештырдылар.  Балалар белән Күңелле стартлар һәм кызыклы уеннар үткәрелде . Әлеге компания җитәкчеләре Галимуллиннар гаиләсе кунаклар арасында лотерея уйнаттылар һәм бакчачылык буенча мастер - класслар үткәрделәр. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.


saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

22 апрель көнне Югары Симет авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары  өчен “Халыкка иң якын хакимият – җирле үзидарә” дип исемләнгән темага информация сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларга җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген аңлату, гражданлык хисе тәрбияләү.

 Чарага Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Ахмадуллин Роберт улы чакырылды. Ул укучыларны җирле үзидарә эшчәнлеге, киләчәккә планнар белән таныштырды.

Китапханә мөдире Насирова Г. җирле үзидарәләр оешу тарихы турында сөйләде. Укучыларны китапханәдәге “Җирле узидарә”, “Татарстан”, “Сельская новь» журналлары белән таныштырды.

Ахмадуллина Л. Хассамова З. укучылар арасында брейн-ринг оештырдылар. Укучылар уз араларында җирле узидарә башлыгы, сәркатибы вазифаларын башкардылар. Куелган сорау, мөрәҗәгатьләрне тыңлап, проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Эшләүләреннән, сөйләгәннәрдән чыгып, җирле үзидарәләрнен халыкка иң якын хакимият икәнлегенә төшенделәр.


saby.tatarstan.ru

21
апрель, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 19-20 апрелендә Йошкар-Ола шәһәренең «Республика татар мәдәнияте үзәге " ГАУК бинасында «Шома бас» биюләре буенча ІІӀ Халыкара фестиваль - конкурс узды, анда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучысы катнашты. Мубаракзянова Альбина Зөфәр кызы һәм дуэт Мөбәрәкҗанова Альбина һәм Мөбәрәкҗанов Булат чыгышы I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Яшь артистка-Ярмөхәммәтова Руфинаның чыгышы II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.


saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2019 ел
җомга

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йортының " Дулкын» халык бию ансамбленең «Шома бас» биюләре буенча 3 нче Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты (җитәкчесе Зарипова А. Н.) һәм I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.


saby.tatarstan.ru

16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

16 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм узешчәннәре «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Куңелдә язлар әле...» дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концертта матур җырлар,дәртле биюләр, нәфис сүз күрсәтелде. Әбиләр һәм бабайлар концерт номерларын зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм һәр чыгышны көчле алкышларга кумделәр.


saby.tatarstan.ru

2019 елның 14 апрелендә КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы ачылды. Быел унтугызынчы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулуга, багышланган. Суперфиналда Татарстанның 43 муниципаль районыннан һәм 2 шәһәр округыннан 5,5 мең кеше катнашачак. Алар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә һәм Шәмәрдән филиалында укучы яшь артистлары да бар иде. Саба муниципаль районын, төрле номинацияләрдә 100дән артык катнашучы тәкъдим итә.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International