ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2019 ел
шимбә

23 март көнне район мәдәният йортында " Нәүрүз «фольклор ансамбленең 30 еллыгына багышланган юбилей концерты булып узды»


saby.tatarstan.ru

Мәрхәмәтлелек – ярдәм итүгә әзер булу, башкалар өчен үзеңне аямау ул. Авырлыкка дуча булган кешенең хәлен аңлау һәм аңа сүз яки гамәл белән ярдәм итә белгән кешене шәфкатьле, игелекле кеше диләр.
Бүгенге көндә картларга юл аша чыгарга булышу, авыр сумкаларын кайтарып бирү бик сирәк күренеш. Кем бүгенге көндә җәмәгать транспортында картларга яки кечкенә балага урын бирер икән?! Бу гади генә булган гамәлләрне кирәксез дип исәплиләр.
20 март көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз инвалид-картлар йортында Нәүрүз бәйрәме белән котлап “Котлы булсын Нәүрүз” дип исемләнгән концерт программасы белән өлкәннәр алдында чыгыш ясап кайттык.


saby.tatarstan.ru

21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 нче март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Татарстан – без тату гаилә» исеме астында рәсем ясау буенча күмәк эш үткәрделәр. Шул ук вакытта 2020 нче елда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулачагы турында да хәбәр иттек. Балалар үз фантазияләрен кулланып, тырышып рәсем ясадылар. Коллектив эш кызыклы килеп чыкты.


saby.tatarstan.ru

20 март көнне Кукмара район мәдәният йортында Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенә нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган концерт булды.

Тэги: Мәдәният Бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
март, 2019 ел
дүшәмбе

16 нчы 18 нче март  көнендә Кукмара район мәдәният йортында “Созвездие - Йолдызлык - 2019” Ачык Республика күләм эстрада сәнгатенең телевизион яшьләр фестивале зона ярышлары узды. Өч көн дәвамында 7 районнан Кукмара, Теләче, Саба, Балтач, Арча, Әтнә, Биектау талантлы балалары узләренең сәләтләрен курсәтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17 март көнне Сәрдә авыл клубы үзешчән артистлары Иштуган мәдәният йортында чыгыш ясадылар. «Җырлап, көлеп яшик!» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим ителде. Күңелле скетчлар, күңелле һәм дәртле җырлар, нәфис сүз, биюләр тамашачыларны кич буе сөендерде. Концерт номерлары барлык тамашачыларның кәефен күтәрде. Һәр номер алкышлар белән каршы алынды.


saby.tatarstan.ru

17 март көнне Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр белән Сәрдә авылы буенча «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрү өчен, авыл буйлап бирнә җыю оештырдылар. Күчтәнәчләр, бүләкләр, ярмалар, кәнфитләр җыелды. Барлык авылдашлар да 23 март көнне узачак бәйрәмгә чакырылды. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә күңелле уеннарда катнашкан катнашучыларга тапшырылачак.


saby.tatarstan.ru

24 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан авыл халкыннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар. Нәүрүзгә бирнә җыю инде онытылып барса да мәдәният хезмәткәрләре төрки халкының бу йоласын онытмыйлар, балаларда гореф-гадәтләргә кызыксыну уяталар. Авыл халкы да зарыгып көтеп ала.

Тэги: Мәдәният Бүлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2019 ел
шимбә

2019 елның 16 мартында Кукмара район мәдәният йортында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2019 " XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы узды. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән 120 укучы катнашты.


saby.tatarstan.ru

15 март көнне Теләче мәдәният йортында " Алга атла Комсомол!"- "Комсомольская племя" -Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенә нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган концерт.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International