3 сентябрь көнне ТР Менделеевск районы Сәйтәк авыл клубы, Песәй, Турай һәм Тойгуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Казан шәһәрендә оештырылган күргәзмә-фестивальдә катнаштылар.
31 августта Турай авыл мәдәният йортында балалар өчен җиләк-җимештән, җиләкләрдән витаминлы коктейльләр әзерләү буенча мастер-класс узды.
30 августта Татарстанда Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көнне Турай мәдәният йортында флаг ясау буенча мастер-класс узды.
24 август көнне Турай авыл мәдәният йортында " Мин җәй рәсемен ясыйм!» дигән рәсем бәйгесе узды.
22 август көнне Турай авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә балаларны «Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз»дип исемләнгән патриотик сәгатькә чакырдылар.
13 август көнне Турай авыл мәдәният йортында физкультурачылар көненә багышланган «Кем тизрәк һәм биегрәк " дигән спорт чарасы үткәрелде.
31 июль көнне Турай авыл мәдәният йорты, Россия Хәрби-диңгез флоты көненә багышлап, кул астындагы материаллардан мавыктыргыч мастер-класс уздырды.
26 июль көнне Турай авыл мәдәният йортында төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен.«Мәдәният йортында МУЛЬТ ПАРАД " дигән мультфильм карау булып узды. Бу көнне балалар «Леди Баг һәм Супер-песи " дигән мультфильм карадылар. Мультфильм караганнан соң балалар күргән сюжетлар турында фикер алыштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Безнең мәдәният йортында булып , балалар күңелле хис-кичерешләр һәм бик яхшы тәэсирләр алдылар.
Яраткан пижамыңны киеп үз-үзеңне тоту нормаларын үтәмичә шаярулардан да бала өчен нәрсә яхшырак булырга мөмкин? Яхшы бәйрәм өчен күңелле компанияне дә, күңел ачуларны да өстәргә кирәк. Нәкъ менә шулай 18 июльдә Турай мәдәният йорты мәйданчыгында пижама кичәсе узды.
15 июльдә Турай мәдәният йорты территориясендә "Хәзинә артыннан сәяхәт" квест уены узды.