9 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән кулларның вак моторикасын ныгыту, саклау һәм торгызу буенча дәресләр уздырылды.
Кулларның яхшы эшләве - олы яшьтәге кешеләр өчен реабилитациянең иң мөһим өлешләренең берсе . Хәтернең кимүе, деменция һәм башка проблемалардан арыну очен реабилитациянең бу төре бик актуаль булып кала.
6 ноябрь көнне рус мәдәнияте декадасы кысаларында "Тургай" приютында күңелле фольклор кичәсе оештырылды. Кичә кызыклы уеннар, биюләр белән аралаштырылып алып барылды һәм бик күңелле үтте. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар, бик күп җырлар һәм биюләр башкардылар.
4 нче ноябрьдә тәрбияче Тимергалиева И.И. “ Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган тематик чара үткәрде.
3нче ноябрьдә террорга каршы өйрәнүләр үткәрелде. Полиция хезмәткәрләре Хәбибуллин Ф.Ф. һәм Закиров Р. Г. «Террорчылыкка каршы саклану» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Терроризм, терроризмны кисәтү, аннан саклану чараларына кагылышлы темалар күтәрелде.
2 нче ноябрьдә Саба муниципаль районында инвалидлар арасында армрестлинг буенча ярышлар узды. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортының социаль хезмәтләр алучылар ярышларда катнашты.
Интернат карамагындагы кешеләр үз профессионализмнарын һәм спорт әзерлеген күрсәттеләр. Яшь инвалидлар спорт барьерларыннан куркмадылар. Ярышта катнашучылар призлы урыннар яуладылар: - 1 урынны Р.И. Загидуллин һәм С.И. Ермолаева яуладылар. Җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ел саен бөтен дөньяда, 15 октябрьдә, күрмәүче кешеләр символы булган Халыкара Ак таяк көне билгеләп үтелә. Россиядә ел саен 15 октябрь һәм 13 ноябрь арасында Ак таяк айлыгы уза.
25 октябрьдә, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Халыкара Ак таяк көненә багышланган , «Саба чишмәләре» фольклор ансамбле үзенең музыкаль номерлары белән сөендерде. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңелләре белән ял итеп, уңай эмоцияләр алдылар.
Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагында яшәүче Ермолаева С.И. мобилизацияләнгән гражданнар өчен җылы йон оекбашлар бәйләде.
Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, интернат-йорт карамагында яшәүче чакырылган солдатларга да ярдәм күрсәтергә карар кылды. Бүләк итеп бирелгән җепләрдән ул җылы оекбашлар бәйләде. Бу инициативаны интернат-йорт җитәкчелеге хуплады һәм бәйләнгән эшләнмәләрне Татарстан халкының җыелма пунктына тапшыруда булышлык күрсәтте.
Әлеге инициативаны дәвам итү өчен, җепләр бүләк итү мөмкинлеге булса, шат булачакбыз. Моннан тыш, кемнең теләге бар без түгәрәкләр оештыра алабыз. Җылы оекбашлар һәм башка җылы киемнәр бәйләргә өйрәтәбез.
7 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матурлык көне булып узды. Кукмара шәһәренең күппрофильле уку үзәге укытучысы белән берлектә студентлар социаль хезмәтләр алучыларның барысы өчен дә модалы чәч кисү максатыннан безнең учреждениедә булдылар. Үзгәрергә теләүчеләр күп булып чыкты. Соңрак, чәчләр кипкәч һәм ясалгач, әбиләр озак вакыт көзгегә карадылар; һәрберсе чәчләреннән канәгать калды. Студентлар үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишеттеләр.
1 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Концерт программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук бәйрәм концерты һәм котлаулар белән ДБУ «Салават» яшьләр үзәге коллективы килде. «Киләчәккә ышаныч белән» БФ вәкиле өлкәннәребезне тәмле бүләкләр белән сөендерде.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - башкарма комитет Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов , ОСЗ МТЗ һәм СЗ ТР Саба районы начальнигы Гайнетдинова Л. Н., Саба районы ТРО ВОИ рәисе Миннигулов А. И., Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х., «Киләчәккә ышаныч белән»БФ вәкиле.үзләренең котлауларын җиткерделәр.