ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2025 ел
җомга
21 нче февраль көнне Дөньякүләм халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.Бүген бу уңайдан балалар йорты тәрбиячеләре “Халыкара туган тел көне “ дигән чара үткәрделәр.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,  интернатның ир-ат социаль хезмәтләр алучыларын  бәйрәм белән   котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

                            Лесхоз интернат-йортында концерт

 20 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 23 февраль - «Ватанны саклаучылар көнен» бәйрәм итү уңаеннан - Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары концерт программасы белән килделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

   19 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Кунелле  стартлар” булып  үтте.

 

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

1 февральдән 14 февральгә кадәр Саба районы китапханәсе оештырган «Утлы еллар кайтавазы» әдәби марафоны старт алды. Әлеге марафонда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәтләре алучылары да катнашты.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

 Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды. Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Оста куллар» түгәрәгендә катнаштылар.

Безнең интернат осталары энә савыты  тегәргә керештеләр. Матур тукыма сайладылар һәм киләсе дәрестә эшләү өчен өлгеләр әзерләделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Сугыш хәрәкәтләренең характеры буенча Сталинград сугышы ике чорга бүленә: 1942 елның 17 июленнән 18 ноябренә кадәр дәвам иткән, максаты Сталинград шәһәрен (1961 елдан — Волгоград) саклау булган оборона чоры һәм 1942 елның 19 ноябрендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Сталинград юнәлешендә хәрәкәт иткән немец-фашист гаскәрләре төркемен тар-мар итү белән тәмамланган һөҗүм чоры.

 5 гыйнвар көнне әлеге истәлекле дата кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә документаль фильм карау үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

4 февраль көнне Лесхоз бистәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Чаңгы юлы-2025" узды. Интернатыбыздан активистларыбыз Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович һәм Ермалаева Светлана Ивановна катнаштылар, алар призлы урыннар алдылар.Ярышларда катнашучылар күрсәткән нәтиҗәләр ГТО нормалары таләпләрен үтәү буларак кабул ителде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ ГТОСАБА
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2025 ел
җомга
Билгеле булганча, узган 2024 ел тарихта "Гаилә елы" булып истә калачак. Шул уңайдан, районыбыз житәкчесе Рәис Нургали улы Миннеханов карары нигезендә, оешма-предприятияләр арасында җәмгыятьнең төп элементы, кеше кыйммәтләрен, мәдәниятләрен һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторын күрсәткән "Буыннар тарихы-гаилә ядкәре" исеме астында бәйге-бәйрәмнәр оештырылды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International