Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме. Балалар җәй башын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. "Балачак планетасы" дип аталган күңелле һәм шатлыклы бәйрәм безнең приютта узды. Без бу көнне бәйрәм рухы тудырырга, балаларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырыштык. Шулай ук аниматорлар белән күңел ачу-уен программасы да узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Алар кызыксынып һәм дәртләнеп сорауларга җавап бирделәр, шаян табышмакларны чиштеләр. Конкурслар күңелле һәм мавыктыргыч узды. Бу көнне битараф һәм пассив егетләр булмады, барысы да бик теләп уеннарга кушылдылар. Күңел ачу, көлү һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә эшегездә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
4 июнь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан интернат-йорт хезмәткәрләре өчен бәйрәм концерты оештырылды. Шулай ук грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
24 майда, безнең приютка кунаклар килде: "Туган авыл" кунакханә-күңел ачу комплексының даими иганәчеләре Шәфыйков Р.З. һәм Казан шәһәреннән Ногманов Р. И. җитәкчелегендәге "Татар квадрат" квадро-төркемнәре. Шәфыйков Рифкать Зыятдин улы приютта тәрбияләнүчеләрне чын мичтән коймак белән сыйлады һәм балаларның күңелен ачарга "Мишка" сюрпризын алып килгән иде. Казаннан кунаклар квадроциклларда килделәр, аларда тәрбияләнүчеләр өчен машина йөртү буенча мастер-класслар күрсәттеләр һәм һәр баланы йөрттеләр. Шулай ук балаларыбызга искиткеч бүләкләр алып килделәр һәм алар белән төрле конкурслар үткәрделәр. Ахырда тәмле пылау белән сыйладылар. Балалар бик шатландылар! Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телибез!
28 нче апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән берлектә Гараева Айгел җитәкчелегендә индивидуаль кунегуләр уткәрелде.
22 май көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Заһидуллин Р.И. һәм Ермолаева С. И. ОВЗ белән авыручы спортчылар арасында җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнашып призлы урыннар яуладылар.
21 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә төркемнәрдә кунегүләр башкарылды.
20 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.
19 майда Россиядә балалар иҗтимагый берләшмәләре көне (Пионерия көне) билгеләп үтелә.Бу бәйрәм 1922 елда В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының легендар нигезләнү көненнән башлана. Бу көн пионер хәрәкәтенең данлы традицияләрен, дуслык, үзара ярдәмләшү, Ватанга мәхәббәт һәм актив гражданлык позициясе тәрбияләүне искә төшерә.
Бу көн уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә әңгәмә үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар сорауларга җавап бирделәр, яшь чакта пионерлар сафына басуларын искә төшерделәр. Һәм стена газетасы чыгардылар.