10 март көнне Лесхоз интернат-йортына балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүче балалар килделәр. Социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә ротангтан кашпо үрү буенча мастер-класс үткәрделәр һәм концерт номерлары курсәттеләр. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.
Тәрбияләнүчеләребез " Сезгә яратканнарыбыз!” акциясендә зур теләк белән катнаштылар. Алар хәзер СВО зонасында булган солдат И.И. Шакировның әнисен, хатынын һәм кызын 8 Март белән котладылар.
8 март көнне безгә искиткеч аниматор Галиәкбәрова Ләйсән Рифхат кызы яңа программа белән килде. Балалар уеннарда һәм күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар
8 Мартта "Тургай волонтерлары" ветераннарның өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Балалар аларга багышлап җырлар башкардылар, җылы әңгәмәләр үткәрделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март килде. Бу көн үзенчәлекле: ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән , чәчәкләр һәм наз белән бизәлгән. Бу язның иң гаҗәеп, иң назлы бәйрәме.
8 март көнне безнең приютта чын-чынлап яз һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде! «Тургай» приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт уткәрелде. Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әниләрен, тәрбиячеләрен һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Күңелне нечкәртерлек җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, күңелгә ятышлы шигырьләр укылды. Һәр номер җылылык һәм ихласлык белән тулы иде. Барлык катнашучыларга талантлары һәм тырышлыклары өчен, шулай ук тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу концерт бик матур бүләк булсын һәм анда катнашучыларның барысына да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итсен.
9 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне-8 март бәйрәме уңаеннан социаль хезмәт алучылар алдында хәйрия концерты белән татар эстрадасы артисткасы Илзидә Госман һәм аның музыкаль коллективы чыгыш ясадылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.
Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм– Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март килә. Бу көн якты кояш нурлары, гузәл чәчәкләр, хатын-кыз елмаюлары белән куңелне җылыта.
Яз бәйрәме белән, сөекле хатын-кызлар
Яз белән бергә безгә гаҗәеп матур бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне-8 Март килә.
6 март көнне, әлеге бәйрәм алдыннан, Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм интернатның хатын-кыз социаль хезмәтләрләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.
6 нчы март көнне безнең балалар йортында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне» булып узды.
5 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында массаж буенча шәфкать туташы аз хәрәкәтләнүче өлкәннәр өчен нейрогимнастика дәресләре үткәрде. "Нейрогимнастика" - игътибар һәм хәтер үсеше өчен гади хәрәкәтләр. Ул хәрәкәтне һәм игътибарны берләштерә: бу күнегүләр ярымшарлар эшен активлаштыра, хәтерне, координацияне һәм стресска каршы торучанлыкны яхшырта. Нейрогимнастика баш миенә һәм тәнгә килешеп эшләргә ярдәм итә. Шулай ук дәресләр барышында концентрация, хәтер һәм тигезләнеш хисе яхшыра. Йомшак һәм артык йөкләнешсез шөгыльләнсәң, барлык яшьтәгеләр өчен дә ярый.