22 март көнне "Тургай" приютында гипс нигезендә текстурлы пасталы "Воздушный шар"картиналарын ясау буенча мастер-класс узды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен мастер - классны төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары, Саба районы якташлары» оештырып үткәрде. Бөтен чара дуслык һәм мәхәббәт атмосферасында узды. Балалар бер-берсенә ярдәм итәргә тырыштылар һәм бик матур картиналар килеп чыкты. Кунаклар шулай ук бүләкләр алып килделәр һәм балаларыбызга бүләк иттеләр. РОО иганәчеләребезгә, «Саба районы якташлары " на приютыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт!
24 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.
Нәүрүз бәйрәме уңаеннан 21 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче һәм шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән спорт элементлары белән бәйрәм үткәрелде. Ике командадан торган социаль хезмәтләр алучылар чыдамлылык, тизлек, зирәклек буенча үзара ярыштылар.
Яз җитү белән Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар гадәттәгечә үсентеләр утырта башлыйлар. Башлыча помидор, борыч, чәчәкләр утырталар. Социаль хезмәтләр алучылар үсентеләрне карыйлар һәм үз бурычларын беләләр. Кемдер су сибә, ә кемдер төпләрен йомшарта. Һәркем үзенең өлешен кертә.
17 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән төймә терапиясе үткәрелде. Максатлары: төймә терапиясе аша өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итү.
12 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.
8 мартта "Тургай" приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Дөньядагы иң гүзәл"исемле бәйрәм концерты булды. Якты, эмоциональ, иҗади номерлар барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Барлык хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормыш күп бәхетле мизгелләр, шатлыклы минутлар, күңелле тәэсирләр бүләк итсен, балаларның уңышлары гел сөендерсен!
10 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә спорт булмәсендә физик культура сәгатьләре дәвам итте. Бу юлы
чарада массаж туплары һәм гимнастика таяклары кулланылды.