ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

27 гыйнварда Россиядә ике истәлекле дата билгеләп үтелә - Ленинград шәһәре блокадасын бетерү көне һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне.

81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинград блокадасын тулысынча бетерәләр. Россия халкы өчен бу хәрби дан көне аерым әһәмияткә ия.

 27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Гитлерның иң зур концлагеры Аушвицны азат итә.

Лесхоз интернат-йортында Ленинград блокадасын бетерү көненә һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар оештырылды. Социаль хезмәтләр алучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Ленинград блокадасы турында сөйләделәр. Туган җиребезне саклаучылар истәлеген аерым рәхмәт хисе белән хөрмәтлибез. СВО да катнашучыларга түбәнчелек белән баш иябез. Ватанны саклаучыларның батырлыгы кешеләр йөрәгендә мәңге яшәсен!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

                                            Библиотерапия

Тынычландыра торган дарулар урынына китаплар, стресс һәм депрессия вакытында төп рецепт буларак уку тора. Библиотерапия яки китаплар ярдәмендә дәвалау-кешеләрнең эмоциональ халәтен психологик коррекцияләүнең уникаль юнәлеше.

22 январь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

20 гыйнварда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү тармагының 2024 елга эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча хисап киңәшмәсе оештырылды. 2024 ел йомгаклары буенча фикер алышынды һәм 2025 елга бурычлар куелды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru
19 гыйнварда Качману бәйрәме үткәрелә. Качману яки Богоявление-христиан бәйрәме, утыз яшьлек Иисус Христосны чукындыру хөрмәтенә үткәрелә. Бу көнне бәйрәм итү безгә ерак үткәннән килгән.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

15-17 гыйнвар көннәрендә Чуваш Республикасының Чебоксар шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган затлар спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионаты (дисциплина - өстәл теннисы) " узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

15 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар фетрдан чәч өчен резинка ясадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Беренче гыйнвар кебек үк ул Яңа ел башлануын билгели, ә «Иске» сүзе очраклы түгел. Бу хәзерге ел санавына — григориан календаренә урын биргән, Юлиан календаренә турыдан-туры барып тоташа. Шулай итеп, Иске Яңа ел ул иске стиль буенча килә торган яңа ел. Аның тагын бер исеме — православие яки ородоксаль Яңа ел.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2025 ел
җомга
Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер, ерак вакыйгага әверелеп барса да, еллар узган саен югалмый һәм тоныкланмый. Анда катнашучылар дөньядан китә. Балалар кечкенәдән үк әйләнә-тирәдәге хәлләргә катнашын сизә, шуңа күрә безнең бурычыбыз хәтер тарихын балаларыбызга җиткерү.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International