Библиотерапия кеше психикасына махсус сайлап алынган әдәбият уку юлы белән дәвалау тәэсиреннән гыйбарәт. Кешенең шәхси образларын тулыландыруы аркасында, ул шулай итеп борчылулардан, начар уйлардан савыга.
31 июль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.
23 июльдә безнең приютка Россия Хәрби - Диңгез флоты, Кара диңгез флоты көне уңаеннан «Экипаж-бер гаилә» дип исемләнгән ансамбль чыгыш белән килде . Хәрби-Диңгез флоты ансамбле составына Бөек Ватан сугышында катнашучылар ветераннары, хәрби-диңгез гаскәрләренең төрле вәкилләре флоты, элеккеге матрослар, офицерлар, шулай ук Соловецкий утрауларында урнашкан Төньяк Хәрби флот мәктәбе юнглары да керә. Ансамбль героик-патриотик һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүдә зур роль уйный. Җыр ансамбле репертуарында Совет һәм Россия авторларының диңгез, хәрби хезмәт, Ватанны саклаучылар турында җырлар бар иде. Үз чыгышлары белән ансамбль халыклар дуслыгын һәм Ватанга мәхәббәтне пропагандалый. Бик шәп очрашу өчен ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез!
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пихта һәм үләннәрдән хуш исле һәм дәвалау мендәрләре ясау технологиясе буенча актив эш алып барыла. Социаль хезмәтләр алучылар бу эштә актив катнаша.
23 июльдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар эстрадасы җырчылары Ренат Рахматуллин һәм Эльмира Хамматованың концерты булды. Үзләренең матур җырлары белән социаль хезмәтләр алучыларны сөендерделәр. Һәм календарьлар бүләк иттеләр.
19 июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар өстәл уены, шахмат уйнадылар. Өстәл уеннарын яратучыларның мондый очрашулары файда белән вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.
17 июль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Йөрәк өянәге» темасына әңгәмә-лекция тыңладылар. Тема актуаль булу сәбәпле күп сораулар бирелде.
14 июльдә безнең приютта чәчтараш сәнгате техникасын өйрәнүгә юнәлдерелгән мастер-класс узды.Безгә Казан шәһәрендәге чәчтарашханәдә эшләүче мастер - Яшина Регина килде. Мастер – класс үткәргәндә чәчтараш Мастер аудитория алдында сораулар куймады, ул балаларның мөстәкыйльлеген һәм инициативалылыгын, игелекле атмосфераны хуплады, уртак иҗади эшчәнлек оештыра белде. Һәркемнең тавыш бирү хокукы булган диалог мастер – классны уңышлы үтүенә ярдәм итә.Балалар үзләрен чәчтараш ролендә сынап карый алдылар,бу һөнәр турында күп яңалыклар белделәр, аларга бу мастер-класс бик ошады.