9 апрельдә Чувашия башкаласы Чебоксар шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей бу чемпионатта уңышлы катнашты һәм призлы урыннар алды.
3 нче апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.
Бу күнекмәләр хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.