27 мартта безнең тәрбияләнүчеләр Теләче районында урнашкан "Дулкын" бассейнында булдылар.
Балалар өчен мондый сәяхәтләр һәрвакыт зур шатлык. Безне игелекле бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрде, киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре күрсәтте. Аларга зур рәхмәт!
Йөзү - бөтен организмга бик файдалы булган матур спорт төре. Ул сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, сыгылмалылыкны үстерә, эшчәнлекне арттыра.
27 нче мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүчеләр медицина тикшерүе уттеләр.
Социаль хезмәт алучыларны Саба район хастаханәсендә эшләүче табиблар: хирург, уролог, отоларинголог, гинеколог, окулист, терапевт һәм башка белгечләр тикшерде. Медицина тикшеруе буенча тиешле дәвалау һәм медицина процедуралары билгеләнде.
Нәүрүз-яз һәм кояш бәйрәме. 26 мартта безнең приютта да Нәүрүз бәйрәме узды. Кунакка Нәүрүз-яз килде. Төрле уеннар үткәрелде. Капчыкларда йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка уеннарда катнашты балалар. Балалар бик рәхәтләнеп ял итте. Ахырдан кунаклар алып килгән тэмле ризыклар белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Кичә приютта тәрбияләнүчеләрне авыл мәчетендә узган ифтарга чакырдылар. Рафикъ хәзрәт, балаларыбызны шатланып каршы алды, Рамазан ае турында сөйләде.
Догадан соң барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар. Кичәнең төп сыйлыгы булып традицион мөселман ризыклары торды.