7 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә күп балалы гаиләләрнең әти-әниләре катнашында Гаилә елына багышланган «Без - дус, бердәм гаилә» дигән конкурс-уен чарасы узды.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Лесхоз интернат-йортында «Ягез әле әбиләр-кызлар» конкурсы уздырылды.
Бу искиткеч язгы бәйрәм белән хатын-кызларыбызны котладылар. Чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр. Безнең әбиләр һәм интернат-йорт хезмәткәрләре тюльпан бәйләме бүләк иткән хәйрияче Ибраһимов Эльмир Рамиль улына зур рәхмәт белдерделәр.
Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы, алар онытмый һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, без Лесхоз интернат – йорты хезмәткәрләре «Интернатта яшәүче әбигә чәчәк бүләк ит» дигән акциясен уздырырга булдык. Безнең белдерүгә игелекле булган кешеләр җавап бирде.
Бүген безгә Кукмара районыннан, Кукмара шәһәреннән «Мәхәббәт белән дигән чәчәк салоны» шәхси эшмәкәр Шәрипова Алсу Закировна матур чәчәк бәйләмнәре алып килде. Әбиләребезне бу искиткеч язгы бәйрәм белән котладык. Безнең әбиләребез хәйриячеләргә зур рәхмәт белдерделәр.
Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы!
Безнең приют педагоглары Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар арасында "Без Татарстанның кечкенә патриотлары" һәм "Әкият дөньясы" дигән конкурста катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең педагоглар Мөхәммәтҗанова Лилия һәм Сибгатуллина Алсу җиңүче дипломнарына лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
28 нче февральдэ Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.
Күп функцияле «Дон» комплексы бу күнекмәләрне үткәрү өчен бик яхшы чишелеш. Ул хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.
"Дуга"дигән элемент - горизонталь нигездә теркәлгән, кидерелгән боҗралы дуга рәвешендәге штанга. Күнегү барышында социаль хезмәт алучы боҗраларны башта бер якка, аннары кирегә күчерә. Дуга контроле астында төгәл хәрәкәтләр башкарыла.
"Лабиринт" элементы төрле формалы каналлар һәм өзекләр белән эшлэнгән такта формасында. Кунегүнен максаты: канал буйлап стержень белән хәрәкәт итү һәм аны канал ахырында гына чыгару. Күнегүләр ябык күзләр белән дә башкарыла, бу күпкә катлаулырак, әмма мускуллар хәтерен өйрәтергә мөмкинлек бирә.