Бүген 10 нчы гыйнварда Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә скрапбукинг дәресләре үткәрелде.
9 нчы гыйнварда - Россиядә гадәти булмаган бәйрәм- "Кызылтүш көнен" билгеләп үтәләр.Безнең балалар йортының уртанчылар төркемендә "Ботакта Кызылтүш"эшләнмәләре буенча дәрес узды.
7 гыйнварда христианнар Раштуаны-иң төп һәм якты православие бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәләр.
Бу бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар җыелып, яшьлектәге җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар, гармунга көйләр тыңладылар.
Бүген 2 нче гыйнвар көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч А.М. Вәлиева җитәкчелегендә агачтан ясалган чыршы уенчыкларын бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.
30 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен учреждение коллективы катнашында «Иң, иң яхшы Яңа ел» бал - маскарады уздырылды. Әби-бабайларны Яңа ел белән котладылар. Яңа ел пакетлары рәвешендә иганәчелек ярдәме оештырылды.
2025 нче елның 26 нчы декабрь көнне безнең балалар йортында Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланып китте.
24 декабрь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә фитнес буенча төркемле шөгыль үткәрелде.
17 декабрьдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова Лесхоз интернат-йортына эш визиты белән килде.
Эльмира Әмировна интернаттагы чисталыкка һәм тәртипкә игътибар итте. Социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә корды, яшәү, туклану шартлары, ял итүне оештыру белән кызыксынды. Барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котладым.
12 нче декабрь безнең ил үзенчәлекле бәйрәм - Конституция көнен билгеләп үтә. Шушы мөһим дата уңаеннан безнең балалар йортында, барлык төркемнәрдә танып белү чарасы: "Россия Федерациясе Конституциясе"көне үткәрелде.
11 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.