Бүген безнең балалар "Бизәкле перәннекләр" мастер-классында катнаштылар, һәм алар үзләренә кулинария шедеврын булдыру мөмкинлеге алдылар. Башта балаларга перәннекне ясау процессы һәм татлы глазурь составы турында сөйләделәр. Шуннан соң төркем рәсем остаханәсенә әверелә. Балалар зур энтузиазм белән эшне башладылар, аларның һәрберсе мөмкин кадәр матуррак һәм кызыклырак итеп үз перәннекләрен буярга тырышты.Перәннекләр искиткеч матур һәм тәмле булды.
Бүген безнең приютта тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган экскурсиядә булдылар. Алар Казан шәһәрендәге Борис һәм Глеб чиркәвендә булдылар. Балалар гыйбадәтханәнең тарихын белделәр һәм чиркәүнең башка истәлекле урыннарын күрделәр. Балаларга бинаны һәм манараны карап чыгу гына түгел, ә шулай ук үзләрен кыңгыраучылар ролендә сынап карау өчен уникаль мөмкинлек бирелде. Экскурсия балаларда зур тәэсир калдырды.
Канәфер Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.
10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.
8 май конне Иске Икшермә авлында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәм кадет мәктәбе укучыларының маршы белән башланды,алар арасында приютта тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Митинг ахырында кунаклар һәм авыл халкы һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салды.
9 Май конне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр тантаналы парадта катнаштылар. Балалар парад формасында маршладылар, Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янында каравылда тордылар.Бу парад безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак еллар истэ калачак.