Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.
25-31 март көннәрендә "һөнәре буенча иң яхшы" республика конкурсында җиңүче Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы һәм аграр яшьләр берләшмәсе активистлары Төркия Республикасының алдынгы хуҗалыкларында булдылар, чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, үз фикерләре һәм идеяләре белән уртаклаштылар.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Сатыш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
Буген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары ""Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәрчеге"" муниципаль программасы кысаларында оештырылган сәяхәттә катнашты.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
21 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Нәүрүз" бәйрәме узды. Җырлар, биюләр уеннар белән үрелеп барды чара.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Саба районы буенча начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Сабиров Булат Мәхмүт улы белән очрашу булды. Очрашуның максаты: балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау булды. Укучылар полицияда хезмәт итү, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына кабул итү кагыйдәләре турында белделәр.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Тату гаилә" дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Әлеге күңелле бәйрәмдә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, гаилә турында мәкальләр һәм сынамышларны искә төшерделәр.