ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

15 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды. Сигез дициплина: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, бильярд, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартыш ярышлары булды. Саба, Теләче, Балтач районнарыннан 250 дән артык спортсмен ярышта катнашты. Волейбол ярышында 12 команда көч сынашты.

Волейбол буенча:

1 урын- Бигеней-1

2 урын- Саба

3 урын- Симет

4 урын- Сатыш.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

9 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 7 җирлек команда катнаша.

1 урын Бигәнәй-1;

2 урын-Сатыш;

3 урын- Бигәнәй-2

4 урын- Сатыш-яшьләр;

5-7 урын- Сатыш мәктәбе;

5-7 урын- Болын очы урамы;

5-7 урынны ViP командасы алды.

Ярышны оештырырга булышкан Саба ҖЧҖнең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., “Саба” ҖЧҖ җитәкчесе Билалов А.А. рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Үсеп килүче буынга гражданлык-патриотик тәрбия бирү кысаларында Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп яшендәге балалар һәм яшьләр өчен, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрбиләргә ярдәм йөзеннән "Көчле халык - көчле Россия" батырлык сәгате үткәрделәр. Махсус хәрби операцияда катнашучылар арасында безнең авыл җирлегеннән дә егетләр бар, аларга безнең ярдәм бик мөһим һәм алар үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Аларның берсе С.Зиатдинов яшьләр алдында чыгыш ясады һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 3 февраль көнне,  "Россиядә фәнни ачышлар көне" уңаеннан, балалар белән "Суның үзлекләре" дигән темага тәҗибәләр ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды. Кечкенә  "галимнәр" һәрберсе үзенә зур ачыш ясады. Су  ул - яшәү чыганагы, аны сак тотыйк!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге студентлары "Ел студенты-2025" премиясендә катнаштылар. "Иң яхшы спортчы" номинациясендә Аккүл - Бигәнәй авылыннан Минанхуҗина Алия, "Ел программисты" н Сатыш авылыннан Солтанов Ирек отты. Котлыйбыз!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

26 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 гыйнвар - Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне, Сатыш урта мәктәбендә. Ш.З. Зиннуровның "Балачак навигаторлары" бөтенроссия проекты кысаларында, тәрбия буенча директор киңәшчесе А.М. Шакирова тарафыннан, 9 сыйныф укучылары белән "хәтер юллары" дигән кичә оештырылды, аның барышында укучылар замандашларының көндәлекләрендә язылган шәхси тарихлары аша Ленинград блокадасы белән таныштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 январьда Сатыш авыл җирлегенең Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Галәвиева Рәисә Газизҗановнага үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 27 гыйнварда Сатыш авыл җирлегенең Мамалай авылында яшәүче Гәрәева Хаҗәр Зәйнегетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, җирлек башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. һәм "Саба" ҖЧҖнең Сатыш бүлекчәсе һәм "Шытсу"АХП вәкилләре котладылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында арендалы торак төзелеше башкарылган. Яңа йорт ачкычы яшь белгечкә тапшырылды. Сатыш авылында квалификацияле белгечләр өчен махсуслаштырылган арендалы торак төзү проекты социаль әһәмияткә ия проектларга дәүләт ярдәме программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проект авыл янында урнашкан предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә уңайлы яшәү шартлары тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм төбәкнең ерак районнарына кадрлар җәлеп итүгә ярдәм итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс ОКС
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International