7 февраль көнне Татарстан Республикасы Гербы кабул ителгән көнгә багышлангап Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә “Татарстан гербы-дәүләт символы”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды .Китап укучыларга Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы ,дәүләт символының хәзерге күренеше Татарстан Республикасы югары советы таравыннан 1992 елның 7 февралендә расланганлыгы турында сөйләнелде.Республика гербының символларының мәгънәсе турында белделәр,аннары викторина сорауларына җавап бирделәр.
Кыш - искиткеч матур, әкияти ел фасылы. Кышкы табигать, мамык кар каплаган ак җәймә астына кереп, татлы йокыга чумган. Чын кыш һәрвакыт салкыннар , бураннар карлы кырлары белән матур. 1нче февральдән 11 нче февральгә кадәр Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда “Кышкы табигатьнең гүзәллеге” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең темасы-кышкы пейзаж. Монда төсле фотосурәтләрдә кышның бөтен матурлыгы чагылды. Кышкы табигатьнең матурлыгы , карлы урманы,елгалары, кар белән капланган агачлары фотокүргәзмәдә булучыларны үзенә нык җәлеп итте.
9 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 10 команда катнаша.
Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын Бигәнәй;
2 урын-Сатыш мәктәбе;
3 урын-Икшермә;
4 урын Шытсу;
Ирләр арасында:
1 урын Бигәнәй-1;
2 урын-Сатыш;
3 урын-Сатыш мәктәбе
4 урын- Болын очы урамы;
5-6 урын- Бигәнәй-2;
5-6 урынны ViP командасы алды.
Ярышны оештырырга булышкан Саба ҖЧҖнең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., “Саба” ҖЧҖ җитәкчесе Билалов А.А. рәхмәтебезне белдерәбез.
3 февраль көнне Сатыш авылы мәдәният йортында пай җирләренә өлешле милекчеләр җыелышы булып узды.
"ТАТАВТОДОР" ААҖ нең Саба филиалы Сатыш авылындагы төбәк юлын кардан чистартты.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларда әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә, кечкенәләргә хөрмәт тәрбияләү, аларның ялга, уенга хокукы булуын аңлату максатларын күздә тотып, "Әкияттә кунакта" дип аталган чара узды. Балалар, урман җәнлекләре белән бергәләп, әкиятләр сәхнәләштерделәр, уеннар уйнадылар. Бу чарада һәр бала дуслык, татулык, бердәмлек, ярдәмләшүнең яхшы сыйфатлар икәненә төшенде.
Сатыш- Шытсу командасы 2025 елгы сезонда авыл җирлекләре ветеран ирләр командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.
27 гыйнвар көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ленинград.Блокада.Хәтер» тарихи сәгать үткәрелде.
12 январь көнне Сатыш мәдәният йортында "Иске Яңа ел"дигән тематик ял кичәсе үткәрелде. Кичәдә катнашучылар төрле уеннар уйнадылар. Уеннар арасында клуб оешмалары катнашучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Ахырда төрле еллар музыкасына дискотека булды.