ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

7 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2009 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба районыннан килгән 60 дән артык көрәшче катнашты. Көрәшчеләрне котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы иганәчелек ярдәме белән барлык көрәшчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. Спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда балалар өчен «Кышкы сәяхәт» темасына  викторина оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Казанчы Бигәнәй авыл  китапханәсендә “Журналның кызыклы битләре” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.   Балалар “Ёжик”, “Саша һәм Маша”, “Күңелле дәресләр”, “Салават күпере” һәм башка тематикалы журналларның зур исемлеге белән таныштылар. Балалар теге яки бу журналда нинди материал барлыгын белделәр: танып белү, күңел ачу, юмористик, әдәби журналлар. Кайсы журналларны үзләре  укулары турында сөйләделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә "Әкият ясыйбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Китапханәче балалар белән яраткан әкиятләре, аларның авторлары турында әңгәмә корды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Уен әйлән-бәйләне”  - урамда кышкы күңел ачулар үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортында "Бөтен гаилә белән Яңа елга!» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Чара башында бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килсен өчен балалар берничә биремне  үтәргә тиеш иде. Барлык биремнәрне  уңышлы үтәгәннән соң,тылсымлы тавышлар астында малайлар  һәм кызлар янына кунакка Кыш бабай килде.Барысы да аңа Яңа ел шигырьләрен сөйәделәр , шуның өчен татлы бүләкләр алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кошларга ярдәм"дигән чара үткәрделәр. Кыш бабай катнашучыларга без кошларга, бигрәк тә кыш көне, ярдәм итәргә тиешбез, дип аңлатты. Катнашучылар кышлаучы кошлар белән таныштылар, туган якның кышкы табигатенә сокланып карадылар, үз куллары белән Кошларга җимлекләр ясадылар һәм агачларга элеп куйдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4 нче январь  көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кышкы әкият ясыйбыз" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучыларга кышкы әкият ясарга тәкъдим ителде. Һәркем үзенең рәсемендә гаҗәеп һәм онытылмас кышкы әкият турындагы күзаллауларын чагылдырды. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазиялелеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Китапханәдә  «Кышкы  әкият юллары буйлап” дтп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. һәм Кыш бабай белән җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсен Яңа ел белән котлау оештырды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бигәнәй авылы мәдәният йортында "Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы булып узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International